Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген Байлар Сабасында Саба урта мәктәбе базасында фиджитал спорт буенча ярышлар башланып китте

Бу әле беренче уеннар.Нәкъ менә безнең районнан муниципаль турнирлар сериясе башланачак. Фиджитал Саба - Татарстан республикасында фиджитал спортны үстерүгә һәм популярлаштыруга юнәлдерелгән региональ проект.

фиджитал

Ул Татарстан Республикасы цифрлаштыру министрлыгы тарафыннан оештырыла. Бүген ярышларны ачу тантанасында Татарстан Республикасы дәүләт идарәсе, мәгълүмати технологияләр һәм элемтә цифрлы үсеш министры Айрат Хәйруллин үзе дә катнашты. Катнашучылар сафында бер мең кеше. Алар  барысы да Саба районы мәктәпләре укучылары һәм яшьләре. Ярышлар 4 дисциплинада үтә. Һәм һәрберсе башта цифрлы аннары физик өлешләрдән тора. Фиджитал -футбол, фиджитал-баскетбол, фиджитал-картинг, фиджитал-бердәм көрәш. Саба башлангычы киләчәктә Татарстанның башка муниципаль районнарында да активлашачак дип ышандыра оештыручылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев