Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген Байлар Сабасында яшәүче Габдрахманов Альфред Мөхәмәтнәҗип улының туган көне.

Хәрби хезмәткәр, Балтач һәм Саба районнарының элеккеге хәрби комиссары, район инвалидлар оешмасы рәисе, гомере буе җитәкче урыннарда эшләгән Альфред Мөхәмәтнәҗип улын шушы көннәрдә генә район ветераннар советы рәисе итеп тә сайладылар. Эшегездә зур уңышлар телибез.

Хөрмәтле Альфред Мөхәмәтнәҗипович!
Сезне туган көнегез белән котлап сәламәтлекнең ныгын, гомернең озынын, бәхетнең чиксезен теләп калабыз.
Алдагы гомер елларыгыз бары тик шатлыклар гына алып килсен. Тормышның һәр мизгелен күркәм гамәлләр белән бизәп яшәгез. Ә иң мөһиме-сәламәтлек, алдагы көнгә ышаныч, күңел канатларына ныклык өстәүче тигез тормыш насыйп булсын сезгә. Киләчәктә тормыш иптәшегез белән, балаларыгызның игелеген күреп, оныклар сөеп , бәхетле гомер кичерергэ язсын. Эшегездә зур уңышлар юлдаш булсын.
Котлы булсын туган көнегез
Тыныч булсын күңелегез.
Шатлык-сөенечләр белән
Тулы булсын гомерегез.
Гамьле еллар, ямьле көннәр
Телибез чын йөрәктән.
Һич кичекми чынга ашсын
Безнең күркәм теләкләр.
Һәрчак шатлык белән яшәгез,
Гомерләрнең сезгә олысы.
Туган көнгә тирән хөрмәт белән,
Бездән сезгә- йөрәк җылысы.
Котлы булсын,туган көнегез.
Кояш кебек балкый йөзләрегез
Кайгы күрми, шатлык белән
Үтсен сезнең алгы көннәрегез.
Сезгә булган чиксез хөрмәтебез
Урын алсын йөрәк түрендә
Шатлык –куанычлар, зур бәхетләр
Юлдаш булсын гомер-гомергә
Зур хөрмәт һәм ихтирам белән Саба муниципаль районы, район Советы башкарма комитеты, район ветераннар советы, район инвалидлар оешмасы, “Саба дулкыннары” ТРК се.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев