Бүген Байлар Сабасында 20нче тапкыр «Кабак бәйрәме» узды
Бирегә балалар бакчалары, мәктәпләр, оешма-предприятиеләр чакырылган иде.
Сабаның үзәк мәйданында җыр-моң тавышлары тынып тормады, төрле авыллардан килгән үзешчәннәр, эстрадабыз йолдызлары чыгыш ясады.
Шулай ук Таһир Якупов исемендәге 1нче җыр фестиваленең Гран-при иясе - Әхтәм Җамалиев та моңлы тавышы белән катнашучыларны сәламләде.
Бәйрәм ахырында катнашкан барлык оешмаларга төрле дәрәҗәдәге һәм төрле номинацияләрдә дипломнарны Саба муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязов тапшырды.
92,4 кглы иң зур кабакны Сабадан Алисә Хадиева үстергән.
Фотолар: галереядә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев