Бүген – җәйге кояш торгынлыгы көне.
Бу мизгел Мәскәү вакыты белән 23 сәгать 50 минутта җитәчәк. Җәйге кояш торгынлыгы тәүлекнең якты вакыты дәвамлылыгының иң озын вакытын белдерә – әлеге датага иң озын көн һәм төньяк ярымшар өчен иң озын төн туры килә. Ә көньяк ярымшарда киресенчә, иң кыска көн һәм иң озын төн булачак.
Фото: ТРК «Саба дулкыннары»
Кояш торгынлыгы вакытында кояшның чыгу һәм бату нокталары хәрәкәт итүдән туктый.
Бу көнне кояш Мәскәү вакыты белән 02:52 сәгатьтә чыга, 20.28 сәгатьтә бата. Җәйге кояш торгынлыгыннан соң, көн акрынлап кыскара башлый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев