Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген, 8 июнь – социаль хезмәткәрләр көне дә!

Рәссиядә халыкны Социаль яклаулар хезмәте 1701 елда император Петр Беренче Указы нигезендә оештырыла.

Ә инде социаль хезмәткәрләр көне 2000 нче елдан, Рәсәй Президенты фәрманы белән кабул ителеп 8 июньнән бәйрәм ителә башлый. Социаль тармак хезмәткәрләренең эшчәнлеге халыкны социаль яклауга, илебез халкы тормышының тотрыклылыгын тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Ветераннар, инвалидлар, өлкәннәр, ялгыз кешеләр, ятим балалар, аз керемле гаиләләр — болар барысы да даими игътибар үзәгендә.
Бүген аларның бәйрәме. Районыбызның социаль яклау идарәсе эшчәнлеге, бәйрәмгә нинди уңыш, яңалык, үзгәрешләр белән килүләре хакында сөйләшер өчен без студиягә җитәкчеләре Гайнетдинова Лилия Нургаяновнаны чакырдык. Катлаулы хезмәтегездә игелекле йөрәк, югары әхлак, сабырлык, кешеләрне ярата белү, аларга ярдәм күрсәтү омтылышы бик кирәк. Боларның барысын да без сезгә телибез. Шулай ук ныклы сәламәтлек, күтәренке кәеф һәм тормышның яме һәрвакыт сезнең белән булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев