Бүген, 4 август көнне, тимер юлчылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтәләр
Шәмәрдәндә үзләренең хезмәт юлларын тимер юл белән бәйләүчеләр бик күп. Шуларның берсе – Степановлар гаиләсе.
Шәмәрдәндә үзләренең хезмәт юлларын тимер юл белән бәйләүчеләр бик күп. Шуларның берсе – Степановлар гаиләсе. 42 ел тимер юлда эшләгән Иван Степанович династиянең башында тора. Аның оыгы Сергей Степанов безнең тимер юлдагы хезмәт стажыбыз 450 елдан артык, ди .
Сергей Степанов үзләренең гаилә династиясе белән хаклы рәвештә горурлана. Горький тимер юлында исә аны талантлы рационализатор буларак югары бәялиләр. Ул күп мәртәбәләр рәхмәт хатлары, дипломнар, акчалата премияләр белән бүләкләнгән. Шулай ук Горький тимер юлының иң яхшы рационализаторы исеменә дә лаек булган.
Сергей Александрович Шәмәрдән авылы томышында да актив катнаша. “Җиңү” паровозы –Шәмәрдәннең символы дип тә кабул ителә икән, монда аның өлеше дә бик зур. Ул аны волонтерлар белән бергә карап, төзәтеп тора, паровозның кыңгыравы да, сәгате дә, әтәче дә бар.
Шәмәрдән мәдәният йортында да ул ясаган паровоз тора. Аны да бәйрәмнәр үткәргәндә гел кулланалар. Ә бу көннәрдә Сергей Александрович тимер юлчылар көне уңаеннан Шәмәрдәннең “Акварель” бию төркеменә йөрүче балаларга горький тимер юлы логотибы төшерелгән футболкалар тапшырырга ниятли. Алтын куллы ир-егет гел эзләнүдә, ул бер генә калай, тимер-томырны да әрәм итми. Алар төрледән төрле фигураларга әйләнәләр. Гомумән, алтын куллы, туган җирнең патриоты Сергей Александровичның авылдашлары һәм коллегалары алдында абруе зур
Бу атна ахырында илебездә тимер юлчылар көне билгеләп үтеләчәк. Имин, хәвеф-хәтәрсез юллар сагында торучыларга бәйрәм котлаулары ирештерәбез. Тимер юл элекке һәм бүгенге кебек киләчәк буыннарга да хезмәт итсен иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев