Бүген 29нчы ноябрь – Татарстан Республикасы флагы көне
1991 елда бу көнне Татарстан Республикасы Югары Советы республиканың дәүләт символларының берсе булган заманча флагны раслады.
Флаг яшел, ак һәм кызыл төсләрдән тора.
Флагның яшел төсе яз һәм яңарыш билгесе булып тора. Шулай ук яшел төс Ислам төсе. Ак төс чисталыкны, ә кызыл — җитлеккәнлек, энергия, көч һәм тормыш билгесе.
Флагның авторы - Татарстан Республикасының халык рәссамы, Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Тавил Хаҗиәхмәтов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев