Бүген 28 нче апрельдә, Саба районы халкы тагын бер асыл егетен мәңгелек йортка озатты.
Килдебәк авылы егете Әхмәтшин Инсаф Мансур улы Украина җирендә бара торган махсус хәрби операциягә үз теләге белән Казан каласыннан китә. Илебезнең якты киләчәге өчен көрәштә читтә калмыйча, дошманга каршы торырга, матур киләчәкне булдырырга дигән якты уйлар белән яши Инсаф. Әмма, барысы да без уйлаганча бармый шул, ни кызганыч, апрель башында яу кырында аның гомере өзелә.
Ул батырларча һәлак була.
Инсаф Мансур улын соңгы юлга озату мәрасимен Килдебәк авыл җирлеге башлыгы һәм авылның имам-хатибы Нияз Заһидуллин алып барды. Казаннан килүчеләр арасында РФ салым инспекциясенең ТРсы буенча җитәкчесе урынбасары Сергей Котников та бар иде. Озатуда Саба муниципаль район башлыгы Рәис Миңнеханов катнашты.
Җитәкчеләр Инсаф Мансур улының кыю, җитез, курку белмәс егет булуы хакында сөйләделәр, урыны оҗмахта булсын, дип теләделәр.
Туганнары исеменнән Фәнил Сираҗиев сүз алып, озатырга килгән барлык халыкка рәхмәт сүзе җитештерде.
Әйе, сүзләр белән генә йөрәктәге яраны дәвалау мөмкин түгел, Инсаф турындагы якты хәтирәләр, үлемнән көчлерәк булачак. Без аны беркайчан да онытмаячакбыз. Ул - безнең заман Герое. Бөтен район халкы белән бергә, Әхмәтшиннар гаиләсенең авыр кайгысын уртаклашабыз.
Инсафны 1 минут тынлык белән искә алганнан соң, җәсәден авыл зиратына алып киттеләр.
Инсаф Мансур улы Килдебәк авыл зиратына җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев