🎸Бүген, 27 нче ноябрь - гитара көне!🎸
🎸Гитара — озын муенлы, сигезле цифрына охшаш корпус-резонаторы булган, кыллы чиртеп уйный торган музыка коралы. Романс, блюз, кантри, фламенко, рок, метал, джаз кебек бик күп музыка стильләрендә кушылып уйнаучы яки ялгыз башкарылучы музыка коралы. XX нче гасырда уйлап чыгарылган электр гитарасы киң күльтурага көчле йогынты ясый.
Гитара тарихы:
Месопотамиядә археологик казу эшләре барышында табылган балчык чүлмәкләр барельефында киннора төшерелгән. Борынгы Мисыр һәм Һиндстанда шуңа охшаган кораллар булуы мәгълүм: набла, нефер, цитра, вина һәм ситар. Думбыра да борынгы музыка коралы булып исәпләнә, борынгы заманда казу эшләре барышында кыллы коралларда уйнаучы терракот статуэткалар табылган. Борынгы Греция һәм Римдә кифара дигән музыка коралы бик танылган булган.
Гитарага кадәр музыка кораллары озынча йомры корпуслы, кыл тарттырылган озын муенлы булган. Корпус бер бөтен булган, киптерелгән кабактан, ташбака кабыгыннан яки бер бөтен агачтан эшләнгән. III—IV нче гасырларда Кытайда жуань (яки юань) дигән музыка коралы барлыкка килә. Аларның резонанс корпусы аерым аскы һәм өске декадан тора. Европада латин һәм мавритан гитарасы VI гасырда барлыкка килә. XV—XVI нчы гасырдагы виуэла дигән музыка коралы хәзерге гитара конструкциясе формалашыуына зур йогынты ясый.
Атамасы:
Урта Азиядән Греция аша Европага үтеп кергәнче «гитара» сүзе бер ничә үзгәрү кичерә: Борынгы Грециядә «кифара (ϰιθάϱα)», латинча «cithara», испанча «guitarra», итальянча «chitarra», французча «guitare», инглизчә «guitar» һәм ниһаять Россиядә «гитара». «Гитара» сүзе беренче тапкыр Урта гасырларда XIII гасыр әдәбиятендә кулланыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев