Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген, 25 март көнне, мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.

Шул уңайдан Ш.Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды.

Бүген, 25 март көнне, мәдәният хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә. Шул уңайдан Ш.Биктимеров исемендәге район мәдәният йортында бәйрәм чарасы узды. Сәнгать әхелләрен Саба муниципаль районы башлыгы Р.Миннеханов, ТРның мәдәният өлкәсендә гореф-гадәтләрне саклау һәм инновацияләр кертү буенча ресурс үзәге директоры А.Мифтахова, ТРсы Рәисе каршындагы мәдәният үсешенә ярдәм итү Фонды Башкарма директоры Н.Хашимовалар тәбрикләде. Мәдәният йорты фойесында мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан күргәзмә эшләде. Кунаклар аны да кызыксынып күзәтте. Мәдәният бүлеге җитәкчесе Р.Заһидуллин еллык эшчәнлекләренә хисап ясап доклад белән чыгыш ясады. Уңышларны атап үтте, хәл итәсе проблемаларга тукталды. Алга таба алдынгы хезмәткәрләрне тәбрикләделәр һәм мәдәният хезмәткәрләре балалары катнашында концерт оештырылды.
  
  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев