Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген, 2023 елның 25 сентябрендә, районыбызның барлык гомуми белем бирү оешмаларында башлангыч сыйныф укучыларын «Россия бөркетләре» сафларына кабул иттеләр

Россиянең бүгенге бөркетләре - безнең укучыларыбыз киләчәктә тырыш һәм белемгә омтылучы, намуслы, тыйнак булырга ант иттеләр.

"Россия бөркетләре" программасы "Мәгариф" милли проектының "Россия Федерациясе гражданнарына патриотик тәрбия бирү" федераль проектын тормышка ашыру кысаларында эшләнгән һәм башлангыч сыйныф укучыларында уку һәм дәрестән тыш эшчәнлек төрләренә кызыксынуны үстерүгә, шәхеснең социаль әһәмиятле сыйфатларын, төп  кыйммәтләрне: Ватан, гаилә, табигать, дуслык, хезмәт, шәфкатьлелекне формалаштыруга юнәлдерелгән. 
"Россия бөркетләре" нә кергәндә, укучылар үз тәртипләре белән бу горур исемгә тугры булырга тиеш.

Саба районы рәсми сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев