Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген, 18 октябрь көнне район үзәк хастаханәсендә Төбәкара клиник-диагностика үзәге белән берлектә өлкән яшьтәге пациентка лапароскопия алымы белән үт куыгына операция ясадылар

Бүген, 18 октябрь көнне район үзәк хастаханәсендә Төбәкара клиник-диагностика үзәгенең табиб-хирургы — хирургия бүлеге мөдире Рөстәм Зимагулов белән Саба районының югары категорияле табиб —хирургы Ирек Йосыпов өлкән яшьтәге пациентка лапароскопия алымы белән үт куыгына операция ясады.

Бу эштә операция ясарга ярдәм итүче шәфкать туташы Рушания Шакирова, анестезиолог Марат Сәлимов, аның шәфкать туташы Илсөяр Әхтәмова һәм кече медицина хезмәткәре Лилия Әхмәтшиналар да катнашты. Хәзер Саба районы үзәк хастаханәсе белән төбәкара клиник-диагностика үзәге табиблары кураторлык итә. Катлаулы операция таләп ителүче пациентлар да район табиблары юлламасы буенча МКДЦга озатылачак. 2 сәгатьләп барган операция уңышлы үтте. Пациентның хәле яхшы. Безнең иҗат төркеме аның белән иртәгә аралашачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев