Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген, 17 октябрьдә, Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә ярдәм өчен «ВСЕ СВОИ» масштаблы патриотик акциясе башлана

Марафон көн дәвамында 10.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр узачак.

Чарада Татарстан Республикасы министрлыклары һәм ведомстволары, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре, җәмәгать эшлеклеләре, дин әһелләре, артистлар, шулай ук хәрби хезмәт ветераннары һәм гаиләләре, волонтерлар һәм хәрби хезмәткә контракт төзергә теләүчеләр катнашачак.

Марафон чаралары очрашу, дискуссия, лекция, концерт, интервью, волонтерлар арасында тәҗрибә уртаклашу сессияләре форматында оештырылачак.

Радиомарафон безнең «Дулкын» радиосында да үтә. Без аны сәгатъ 10да район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Ишниязовның чыгышы белән башлап җибәрдек.

#МарафонВСЕСВОИ #Татарстан #СВО #ВСЕСВОИТМ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев