Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген 15 нче март көнне Россия Президентын сайлауларның беренче көне башланып китте.

Татарстанда 15:00 сәгатьтә сайлауга килүчеләр 23,24 процент булган.

Иртәнге сәгатьләрдән үк республиканың сайлау участокларында активлык күзәтелә. 

«Татарстанда тавыш бирү штат режимында бара. Әлегә шикаятьләр һәм мөрәҗәгатьләр теркәлмәгән. Республикага кагылышлы федераль кайнар линия телефонына шалтыратулар автомат рәвештә Татарстанныкына җибәрелә. Барлыгы 727 шалтырату кабул ителгән. Аларның күпчелеге мәгълүмат алу максатыннан ясалган. Ә менә сайлауларга багышланган Россиянең тәүлек әйләнәсенә эшли торган кайнар линия номерына 140 мең шалтырату булган. Сайлаулар барышын Татарстанда 16400 күзәтүче контрольдә тота. Шул исәптән чит ил күзәтүчеләре дә бар. Хәзер Татарстанда 65 территориаль һәм 2722 участок сайлау комиссиясе эшли», — дип белдерде матбугат конференциясендә Татарстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе рәисе Андрей Кондратьев.


Сайлаулар барышын яктыртуга республика буенча 448, Россиядә 12645 журналист җәлеп ителгән. Соңгы мәгълүматларга караганда, Россиядә сайлауга килүчеләр 20,60 процент тәшкил итә. 

Сайлау 17 мартка кадәр дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев