Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бу җәйдә Россиядә һәм чит илләрдә барлыгы 354 Сабантуй узачак

XVIII федераль Сабантуй 6 һәм 7 июль көннәрендә Чебоксарда, IХ Россиякүләм авыл Сабантуе — 14 июль көнне Курган өлкәсендә. Мәскәүдә әлеге бәйрәм 21 июльдә, ә Петербург Сабантуе Энколово авылында 30 июньдә үтәчәк.

 

Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә бәйрәм 23 июнь көнне, Татарстанның авыл җирлекләре һәм район үзәкләрендә — 16-17 июнь, Башкортостанда — 30 июнь, Марий Эл районнарында — 10 июньнән 14 июльгә кадәр, Мордовиядә — 24 июнь, Удмуртиядә — 23-20 июнь көннәрендә узачак. Көннәре күрсәтелгән тулы исемлекне Бөнедөнья татар конргессы сайтында табарга мөмкин.
 
Россия һәм СНГ илләреннән тыш Сабантуй Австарлия, Австрия, Бельгия, Болгария, Бөекбритания, Венгрия, Германия, Израиль, Испания, Италия, Канада, Кытай, Латвия, Литва, Польша, АКШ, Төркия, Финляндия, Франция, Чехия, Швейцария, Швеция һәм Эстониядә бәйрәм ителәчәк.
 
Сабантуй — татар һәм башкортларда язгы кыр эшләре бетү уңаеннан үткәрелүче милли бәйрәм. Ул Россиянең күп кенә шәһәрләрендә зурлап уздырыла. Гадәт буенча, башта бәйрәм авылларда уза, соңыннан – районнарда һәм шәһәрләрдә. Борынгы заманнарда Сабантуйны уңдырышлылык рухлары юмартлыгына һәм алдагы елларда әйбәт уңыш алуга өметләнеп уздырганнар.
 
Сабантуйда җырчылар һәм биючеләр чыгыш ясый, милли спорт төрләре буенча ярышлар оештырыла. Федераль Сабантуй һәр елны яңа шәһәрдә бәйрәм итәләр.
 
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Фото: http://tat.speaker.tatarstan.ru/news/show/538?print=1

---
Addnt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев