Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бу минутларда Сабаның спорт комплексында муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре, район башлыклары арасында бильярд ярышлары башланып китте.

Республиканың төрле төбәкләреннән килгән район башлыклары ярышларга ныклы әзерлек белән килгәннәр

Бу минутларда Сабаның спорт комплексында муниципаль берәмлекләрнең җитәкчеләре, район башлыклары арасында бильярд ярышлары башланып китте. Республиканың төрле төбәкләреннән килгән район башлыклары ярышларга ныклы әзерлек белән килгәннәр. Аның ачылу тантанасында Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов, аның урынбасары Расих Закирҗанов һәм әлеге ярышларның баш хөкемдары Ленар Галләмов катнашты. Рәис Нургалиевич үзенең коллегаларына зур уңышлар һәм җиңүләр теләде. Ә инде баш хөкемдар әлеге ярышларның барышы, уеннарны үткәрү тәртибе белән таныштырды. Ярышлар башланды: ул бүген көндезге сәгать 3кә кадәр дәвам итәчәк. Һәрберсенә зур уңышлар теләп калабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев