Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бу атнада Татарстанда +35 градуска кадәр аномаль эсселек көтелә

Көнбатыш антициклоны тәэсирендә бу атнада Татарстанда аномаль эссе һәм коры һава торышы урнаша. Татарстан Гидрометеорология үзәге шулай дип фаразлый.

Бүген, 4 июльдә, республиканың көнчыгышында районнарында кыска вакытлы яңгырлар булачак —анда китеп баручы атмосфера фронтының йогынтысы саклана әле. Төбәкнең калган территориясендә явым-төшем ихтималы аз. Шул ук вакытта термометр баганалары 31 градустан эсседән югары күтәрелмәячәк.

Әмма чәршәмбе һәм пәнҗешәмбе, 5 һәм 6 июльдә, көндезге сәгатьләрдә һава +27, +33 градуска кадәр кызачак. Төнлә эсселек кими — 12-18 градус җылы булыр дип фаразлана. Явым-төшем көтелми.

Алга таба, метеорологларның беренчел мәгълүматларына караганда, атна ахырына кадәр Татарстан территориясендә көндезләрен +30дан +35 градуска кадәр эссе һава торышы саклана. Явым-төшем ихтималы аз.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/bu-atnada-tatarstanda-35-graduska-kadar-anomal-esselek-kotela-5873189

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев