Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бу 8 киемне көн саен кияргә ярамый. Аларны гел кию хәтта куркыныч!

Хатын-кызның гел матур күренәсе килә. Һәр яшьтә! Теләсә кайсы фасылда! Һәм ул матур күренергә тырыша да! Тик, кызганыч, тирә-юньдәгеләргә матур күренәм дип, ул кайчак үзенең сәламәтлеге турында онытып җибәрә. Бигрәк тә бу ялгышны ул яшь вакытта ясый. Кайбер адымнарның ахыры ни белән бетәсен уйламаган чакта. Аннан бер көн килеп үкенә...

Хатын-кызның сәламәтлегенә зыян сала торган киемнәр менә алар:
* Биек үкчәле аяк киеме
«Аягым авырта», «умыртка баганасы сызлауга түзә алмыйм» дип беркөн табибка барсагыз, аның: «Мөгаен, гел биек үкчәле аяк киеменнән йөрергә яраткансыз», - дип әйтүенә әзер булыгыз. Буыннар сызлавы, умыртка баганасында бүсер булу кебек шактый катлаулы чирләрнең сәбәбе шушы булырга мөмкин.
Биек үкчәле туфлиләрне бөтенләй кимәскә дигән сүз түгел бу, әлбәттә. Кияргә ярый. Аерым очракларда хәтта кирәк тә! Әмма чамасын белеп!
* Тигез табанлы аяк киеме
Биек үкчәләр генә аякка зыян сала дип уйласагыз, ялгышасыз - тигез табанлы аяк киемен гел кию дә шактый проблемалар китереп чыгарырга мөмкин. Ир-атларныкы кебек ботинка кияргә яратасыз икән, моның нәтиҗәсе буыннар сызлавы булып килеп чыгу ихтималын онытмагыз. Бөтен нәрсәдәге кебек монда да алтын урталык кирәк. Үзегезне башка төрле аяк киеменнән күрергә теләмәсәгез дә, кайчакларда аз гына үкчәсе булган аяк киеменнән дә йөргәләгез.
* Авыр сумка
Хатын-кызга авыр күтәрергә ярамый дигән сүзне еш ишетәбез. Әмма теләсәк-теләмәсәк тә, кайчак күтәрергә туры килә шул.
Иңбашына аскан авыр сумка гәүдә торышын боза, ардырта һәм, гомумән, читтән караганда бер дә матур күренми. Сумка белән гел авыр әйбер ташырга мәҗбүрсез икән, һичьюгы иңбашына аса торган ул зур авыр сумканы быелгы сезонда модада булган рюкзак белән алыштырыгыз.
* Джинса-скинни
Хатын-кыз өчен иң зыянлы кием шушы! Хәзер бик модада булган skinny моделен бик яратсагыз да, аңардан баш тарту хәерлерәк булыр. Гел мондый джинсалардан йөрисез икән, тән кызару, эч күбү һәм кече оча сөяге органнарындагы веналарда кан йөреше бозылуга әзер бул.
Яшүсмер чорда бик тар чалбар кию оча сөягенең тараюына һәм кысырлыкка китерергә мөмкин. Эштә көне буе утырып эшлисез икән, тыгыз тукымалы джинса чалбар кан әйләнешен бозарга мөмкин.
* Стринглар
Сексуаль стринглар - бүгенге заманның афәте инде ул. Мондый трусиклар яшь кыз баланың тәнен суыктан берничек тә сакламый. Шул ук вакытта алар тар булгач, гел касыкка ышкылып йөриләр. Галимнәр бу ышкылу аркасында ялкынсыну барлыкка килергә, бактерияләр таралырга, хатын-кыз авырулары килеп чыгарга мөмкин икәнен исбатлап күрсәттеләр инде.
Синтетик материаллардан тегелгән трусилар да зыян гына сала. Алар җылыны чыгармый, шуның аркасында касык тирләргә, пешегергә һәм гөмбәле инфекцияләр таралырга мөмкин.
* Кысып тора торган эчке киемнәр
Ябык күренер өчен кысып тора торган эчке киемнәр кияргә яратучыларга да сак булырга кирәк. Хатын-кыз гардеробындагы мондый эчке киемнәр ашкайнату системасында тайпылышлар китереп чыгарырга, кече оча сөяге тирәсендә кан әйләнешен бозарга мөмкин. Сезгә мондый проблемалар кирәкмидер бит?
* Бик кысрык колготкалар
Кайчак яңа колготки кигәч, аның бераздан эчне кыса башлаганын сизгәнегез бармы? Андый чакта, тизрәк эш көне бетсен иде дә, өйгә кайтып бу колготкиларны саласы иде дип кенә уйлыйсың. Колготкиның кысканын тоясыз икән, ничек тә аны салу, алыштыру җаен карагыз - эчке органнарны шулкадәр озак вакыт кысып торуның һич кирәге юк.
* Сыйфатсыз бижутерия
Арзанлы дип беркайчан да сыйфатсыз бижутериягә кызыкмагыз. Күп вакыт нәкъ менә сыйфатсыз бижутерия көчле аллергиягә сәбәпче була да. Тәнгә тиеп тора торган бижутерия сайлаганда билгеле маркаларга тукталсаң хәерлерәк. Әйе, кыйммәтлерәк, аның каравы ышанычлы.
Матур киенергә яратучыларны, әлбәттә, берни туктатмый. Әмма бу киемнәрне көн саен кимәгез дигән киңәшкә булса да колак салырга мөмкин бит?!

фото: https://pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев