Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Бөтен тәнемә салкын йөгерде – балалар өчен курыктым". Түбән Камада физкультура укытучысы пычак тоткан исерекне мәктәп ишеге төбендә туктаткан

Физкультура укытучысы Данил Кизим пычак тоткан ир-атны мәктәп ишеге төбендә туктата, урамга алып чыга һәм полициядән качарга мөмкинлек бирми. 23 яшьлек егетнең батырлыгы турында җирле басмалар кыскача гына язып чыкты инде. Данил үзе булган хәлне кат-кат исенә төшерә һәм һөҗүм итүче мәктәпкә үтеп кергән булса ниләр майтарырга мөмкин булуы турында уйламаска тырыша.

 

Фаҗига вакытында мәктәп фойесында утыздан артык бала булган

Ул көнне Түбән Каманың №26 мәктәбе директоры урынбасары Наталья Даминова дежур администратор була. 

“Мин мәктәпнең икенче башында идем, инцидент турында хәбәр иткәч, аска төштем. Ул вакытта инде Данил Николаевич һөҗүм итүчене урамда сагалый иде. Белүемчә, таныш түгел ир-ат 14:00 сәгатьләр тирәсендә мәктәпкә керергә теләгән. Ә бездә башлангыч мәктәп, кече яшьтәге балалар укый. Нәкъ шушы вакытта алар озайтылган көн дәресләреннән соң өйләренә тарала башлыйлар. Кемнедер әбисе каршы ала, кемдер үзе генә кайтып китә. Бу вакытта фойеда 30 дан артык бала бар иде”, - дип сөйләде Наталья Александровна.

Завуч сүзләренчә, көтелмәгән “кунак”ны өлкән кешеләр каршылаган: вахтер, директорның укыту эшләре буенча урынбасары һәм физкультура укытучысы.

“Алар соңыннан миңа, мәктәпкә кергән ир-атның нык исерек булуы турында сөйләделәр. Аннан алкоголь исе аңкып торган. Ир-ат элек мәктәптә эшләгән педагоглар белән күрешергә теләвен әйткән. Аларның инде монда эшләмәүләрен аңлатырга теләгәннәр. Ләкин ул аңламаган. Укытучылар аны, әгәр мәктәптән чыгып китмәсә, куркынычсызлык сигналы төймәсенә басарга туры киләчәк дип өч тапкыр кисәткән. Ул чыга, ләкин икенче ишектән керергә омтыла. Анда вахтер һәм физкультура укытучысы килә. Һәм инцидент шунда була. Ир-ат пычак чыгара. Шуннан китә дә инде... мин урамга чыккач, Данил Николаевич аны урамда сагалап тора иде. Аны күз уңында тотарга, качарга ирек бирмәскә тырышты. Эш шунда, безнең мәктәп белән янәшә икенче мәктәп урнашкан. Һәм бу ир мондагы уңышсызлыктан соң анда китәргә мөмкин иде. Данил Николаевич моңа юл куймаска тырышты. Ә теге ир-ат, сүгенеп, шешәләр ыргыта башлады. Шунда ук әти-әниләр килде. Кемнеңдер әтисе ярдәмгә ашыкты, читтә әбиләр борчылып тора иде. Соңыннан тагын бер ир-ат – әллә машина йөртүче, әллә үзып баручы, мәктәп янындагы хәлне күреп күрше йорттан чыккан кеше булдымы - машинасыннан чыгып бита белән исерек инрнең аякларына суга башлады. Соңыннан полиция экипажы килде һәм аны тоткарладылар.

Даминова сүзләренчә, Данил Кизим №26 мәктәптә нибары бер генә ел эшли.

“Сентябрьдә генә эшкә урнашты. Физкультура дәресләрен генә түгел, тормыш иминлеге нигезләре фәнен дә укыта. Шулай итеп, аңа үзенең белемнәрен практикада да кулланырга туры килде, - дип сөйли педагог. - Ул безнең мәктәпне очраклы гына сайламады. Ул үзе дә безнең мәктәпне тәмамлады, әтисе дә бездә физкультура укытучысы булып эшләде. Кызганыч, аның әтисе исән түгел инде. Берничә ел элек йөрәк өянәгеннән вафат булды. Данил Кизимны укытучылар нәселен дәвамчысы дияргә була.

Данил Кизим әтисе белән

Хезмәттәшен бәяләгәндә аның тумыштан ук бирелгән зыялылыгын билгеләп үтте.

“Бик тыйнак, тыныч егет, тотнаклы, бервакытта да тавышын күтәрми. Нинди генә хәл булсада, хискә бирелмичә, үзен тыныч тота. Бу ситауциядә дә үзен бик дөрес тотты – аның аркасында җитди фаҗига булмый калды. Ә бит моның ни белән бетәчәге билгеле түгел иде. Гәрчә, ир-ат укытучылар белән генә күрешергә теләвен әйтсә дә. Килешәсездер, укытучылар белән очрашуга килгәндә пычак күтәреп килмиләр”.

 

“Ул мине куып тота алмас иде. Мин бит җиңел атлетика белән шөгыльләндем”

“Татар-информ” хәбәрчесе фаҗиганең герое Данил Кизимның үзе белән сөйләште.

“Гадәти көн иде. Расписание буенча минем алты дәрес.Без укыту эшләре буенча урынбасар белән расписание янында тора идек һәм шуның турында фикер алыштык, - дип исенә төшерә Данил. – Соңыннан мәктәпкә 40 яшьләр тирәсендәге ирнең керергә омтылганын күрдек. Уртача буйлы, тыгыз гәүдә төзелешле иде. Якынрак килгәч аның нык исерек икәнен аңладым. Гәрчә, аягында шактый гына нык басып тора иде. Үзенең безнең мәктәпне 1992 елда тәмамлавын һәм директорны, укытучыларын күрергә теләвен әйтте. Берничә фамилияне дә атады. Без монда аларның күптәннән эшләмәүләрен әйттек. Кемдер пенсиягә чыккан, кайсыдыр башка шәһәргә күченеп киткән. Бу гына аның туктатып кала алмады, ул үз сүзеннән кире кайтмады”.

Данил Кизим сүзләренчә, хезмәткәрләр аны полиция чакыртабыз дип, өч тапкыр кисәткәннәр. Шуннан соң гына ул мәктәптән чыгып китә.

“Завуч үзенең кабинетына китте, ә без вахтер белән якынрак килеп, икенче ишеккә килмиме дип, тикшереп карарга булдык. Безнең урамга чыга торган тагын бер ишек бар. Аннан укучылар да, укытучылар да йөри. Ул ачык иде. Вахтер шунда китте һәм ир-атның шунда икәнлеген күреп алды. Аның яныннан узган балаларга үрелергә теләде. Хәтта кемнедер кочакларга да өлгерде. “Данил, Данил, ул кире килә!” дип кычкырды вахтер. Мин аңа каршы чыктым. Гәүдәм белән керү юлын капладым һәм аны сөйләштерергә теләдем. Аның белән үземнән метр, метр ярым араны сакларгы тырыштым. Якын килергә ярамаганын сизә идем”. – дип сөйләде әлеге хәлнең нечкәлекләрен Данил Кизим.

Физкультура укытучысы полиция турында әйтә. Һәм шунда “көтелмәгән кунак” кесәсеннән күбәләк-пычак чыгара.

“Пычагын кечкенә дип әйтмәс идем. Дөресен генә әйткәндә, куркыныч булды, - дип белдерде егет. – Үзем өчен түгел – шул вакытта янда булган балалар өчен. Шунда ук мәктәпләрдә булган барлык канлы вакыйгалар искә төште. Бөтен эчемә салкын йөгерде. Мин балаларга йөгерегез дип кычкырдым. Балар чабышалар, кемдер ишегалдына чыгып йөгерде, кайсыдыр кире мәктәпкә керде. Вахтерны куркынычсызлык сингалы конопкасы янына җибәрдем. Ә үзем ирнең игътибарын читкә юнәлтергә тырыштым – ул миңа игътибарын туплап, кемнедер пычагы белән яралый күрмәсен дидем. Мин ул вакытта тышта идем. Аны акылына китерергә тырыштым: “Элеккеге укучы, ә үзегезне урамда тәртип бозучы кебек тотасыз. Сезгә оят түгелме?” дидем. Минем сүзләр анда агрессия генә уятты. Һәм мин сөйләшүдән туктамыйча, аны ишек яныннан алып китә башладым. Озак та үтмәде, ул минем арттан йөгерә башлады. Без аның белән мәктәп территориясеннән чыгып киттек. Ә янәшә генә икенче мәктәп урнашкан, торак йортлар бар. Мин аны җибәрмәскә уйладым. Аны үземә генә каратып тотарга теләдем. Яннан кешеләр узып йөри һәм нәрсә булганын аңламыйлар”.

Данил сүзләренчә, ул ярдәмгә чакырмаган, чөнки теләсә нинди хәрәкәт яклаучыларга каршы булыр, куркыныч тудырыр иде. Кизимга алар бер-берсенә озак кына кычкырышып торган кебек тоелган.

“Ләкин биш-җиде минуттан да озак вакыт узмагандыр. Ир-ат сүгенде, мине суям дип кычкырды, шешәләр ыргытты. Әмма ул мине куып тота алмас иде, мин укыганда җиңел атлетика белән шөгыльләндем. Соңыннан бита тоткан ир килде. “Пычагыңңны ташла” дип кычкырды, - һәм ике тапкыр аңа бита белән сукты. Шунда гына ир-ат пычагын ташлады. Соңыннан полиция дә килеп җитте”, - дип сөйләде әлеге хәлнең азагын физкультура укытучысы.

Полициядә хәбәр иткәнчә, мәктәпкә пычак белән һөҗүм иткән ир-атны 10 тәүлеккә тоткарлаганнар.

Даминова сүзләренчә, педагоглар коллективы исеменнән Данил Кизимга рәхмәт белдергәннәр. Мәгариф идарәсендә дә, башкарма комитетта да мәктәп директорлары киңәшмәсендә аның исеменә җылы сүзләр яңгыраган.

Безнең хезмәткәрнең злеге авыр хәлдә үзен тиешле дәрәҗәдә тотуы сөендерә.

Даминова сүзләренчә, Данил Кизим хәзерге вакытта медицина тикшеренүе уза, чөнки армиягә барырга җыена.

“Кремль полкына эләгәргә тели. Моның өчен аның барлык шанслары да бар” – дип белдерде мәктәп директоры урныбасары.

 

 

Автор: Эльвира МӨХӘМӘТДИНОВА, sntat.ru

http://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Молодец. Памятник бы таким при жизни.