Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Бөтен хикмәт яктылыкта икән”

Чыннан да, авылларда бәрәңгене күп үстермиләр хәзер. Үзенә җитәрлекне генә утырта да, шуның белән шул. Кирәкми аңа артыгы. Урнаштыру, тиешле орлык табу кыен. Элеккеге кебек табыш та алып булмый аннан. Тик шулай да бәрәңге үстерүдән бизмәдек әле. Шунсыз тамак та туймаган кебек.

– Туфракта 8 градус җылылык икән, бәрәңгене утыртырга вакыт җиткән дигән сүз. Гадәттә, безнең якларда аны майның 10-20ләре тирәсендә утырталар. Быел ничек булыр, әлегә әйтеп булмый, – ди авыл хуҗалыгы фәннәре докторы Фә­ния Җамалиева. – Яз бераз соңара. Ләкин табигать үзенекен итә ул, вакытны куып тотарга да мөмкин.

Ярып утыртыргамы?

Фәния ханым уңышның нигезе орлыкта булуын әйтә. Гел бер туфракта үскән бәрәңгедә төрле авырулар туплана, нәтиҗәдә ул начар үсә башлый. Ләкин орлыкны да теләсә каян алырга ярамый. Бары орлык сату белән махсуслашкан кибетләрдән генә. Авыл хуҗалыгы фәнни-тикшеренү институтында да безнең яклар өчен яраклашкан җиде төрле сорт сатыла. Күбесе сатылып беткән. Галимә сортларны алмаштырырга уйлаганда көздән аяк киенеп куярга куша. Бер бакчага берничә төрле бәрәңге утыртырга киңәш итә. Чөнки уңыш елның ничек килүенә бәйле. “Хәзер сортлар бик күп. Бер үк җирдә үскән “Удача”, “Невский” сортлары бик тиз зарарлана, авыруларга бирешә. “Рокко” чыдамрак. Тәмгә уртача. Уңышы да әйбәт, коры черек авыруына да бирешми. Соңгы вакытта шәхси хуҗа­лыкларга әлеге сортны утыртырга киңәш итә башладык”, – ди ул.


Бәрәңге утыртуның да җае бар. Аны үрдерү кирәк. Беренчедән, ул чыныга, авыруларга бирешми, икенчедән, тиз тишелә. Моның өчен 10 градус җылылыкта кояш нурлары үтеп керә ала торган җирдә берничә атна тоту кирәк (көл сипсәң, тагын да яхшы). Саба районының Шәмәрдән авылында гомер итүче Асия Зарипова нәкъ менә шушы алымны кулланганнан соң, уңыш күрә башлауларын әйтә. Бүлбеләрне үрдертер өчен йорт­ларының бер бүлмәсенә куюларына да бер айдан артык вакыт узган. “Ирем Рөстәмнең бер дусты бар, ул гыйнвар аенда ук бүлбе­ләрне яктыга куя. Бер төптән бер чиләк алабыз, ди. Үзем сынап карагач, бөтен хикмәт яктылыкта тотуда икән дигән нәтиҗәгә килдем. Яшелчә, җиләк-җимеш әрҗәлә­ренә көздән бәрәңгеләрне тутырып куябыз да идән астына төшерәбез. Ашарга дигәнен дә шулай саклый башладык. Һава йөргәч, бер-берсенә тиеп җылынмыйлар, артык үрмиләр дә. Чери икән, аралыйсы да юк, күренеп тора. Элек аралап интегә идем. Сүз дә юк, сортны алмаштырып тору кирәк. Абыйлардан кызыл бәрәңге алган идек, бик ошаттык, нинди сорт икәнен дә белмим”, – ди Асия апа.


Бәрәңгене ярып утыртыргамы, ярмыйчамы? Күпләр бу турыда да бәхәсләшә. Кемнәрдер, ярып утырт­саң, уңыш булмый, диләр. Фә­ния ханым да ярмыйча утыртсаң, әйбәтрәк булуын әйтә. Җәрәхәт­ләнгән бүлбедә төрле авырулар барлыкка килергә мөмкин. Ярырга туры килгәндә, авырулар күчмәсен өчен пычакны марганцовкалы суга тыгып алырга киңәш ителә.


Авылларда бәрәңге мәй­дан­нары кимүгә колорадо коңгызы да сәбәпче булуын онытмыйк. Бүлбе­ләрне эшкәртеп утыртсаң, алардан котылырга да була. Тик шәхси хуҗалыкта берәүнең дә агулап үстерәсе килми. Агулыйсың икән, пешергәннән соң ул карала, диләр. Бу дөреслеккә туры киләме, дигән сорауны да бирми калдыра алмадык галимәгә. “Без гел агулап утыртабыз, андый хәлнең булганы юк. Агуның дозасын белү кирәк. Күпме күләмдә саласы тышлыгында язылган. “Престиж” препараты көчлерәк. Шәхси хуҗалыкларга “Табу” белән эшкәртергә тәкъдим итәр идем. “Престиж” 60 көн тәэсир итсә, “Табу” 45 көндә юкка чыга”, – ди Фәния Фәйзрахмановна.

Чүп бетерү сере

Туфрак ял итмәгәч, уңыш та алып булмый. Дөрес, хәзер авылларда бәрәңгене күпләп утыртмыйлар. Ярты бакчага бәрәңге, яртысына печән чәчәләр. “Люцернаның тамыры өч метрга кадәр төшүен күпләр белмидер. Ул астагы җирне йомшарта, анда һава яхшы йөри башлый. Люцерна, тукранбаш (клевер) калдыклары 30 тонна тиресне алмаштырырга сәләтле. Аларны утыртасың икән, туфракта булган авырулар, кайбер чүп үләннәр бетә”, – дип ачыклык кертә галимә.


Эт эчәгесе кебек үзәккә үткән чүп үләннәрдән котылуның тагын бер юлы – бәрәңге утыртасы ки­шәр­лекне көздән гербицид белән эшкәртеп калдыру. Бу вакытта үләннәрнең яфраклары аша агу җиргә керергә тиеш. Сукмакларны да онытырга ярамый. Анда качып калган үләннәр алдагы елларда бакчага үрмәләячәк. Гербицид белән эшкәрткәндә җирне көздән сукаларга кирәкми.

 


Туфрак яхшырсын өчен печәнне кайчан чәчәргәме? Яз көне, солы, арпа белән кушып. Бөртеклеләр үскән арада печән күләгәдә ныгый тора. Солы, арпа үсеп җиткәндә люцерна үсешен көчәйтә башлый. Фацелия, карабодай кебек кортлар нектар җыя торган үләннәр утырту да бакча туфрагын яхшырта. Күпләр бакчаларына гәрчич сибә. Әмма бер нәрсәне белеп бетермибез икән. “Гәрчичне, кишәрлекләр бушаган саен, җәй буе чәчәргә була. Күпләр көздән чабып, казып калдыра. Болай эшләргә кирәкми, туфракка зыян гына килә. Ул кышка шул килеш керергә тиеш. Без үзебез дә бакчага гәрчич сибеп калдырабыз. Язын әлеге урын шулкадәр йомшара. Кышын өши торган сидератларны сукаларга кирәкми. Ә менә печәннәрнең үсешен көздән туктату кирәк. Юкса туфрактагы дымны суырып ятачаклар. Бәрәңге утырткан очракта, дым җитәрлек булмагач яхшы үсмәячәк”, – ди галимә.


Узган ел бәрәңге фитофтора белән авырды, кайбер хуҗалыклар шуның аркасында уңыш ала алмады. Белгеч искәртүенчә, бу авыру бүлбеләрдә калган булуы бар. Ел яңгырлы килгән очракта, бәрәңге чәчәк атканчы фитофторага каршы көрәшә башларга кирәк. Юкса быел тагын бәрәңгесез калачакбыз.


P.S. Безнең яклар өчен ярак­лашкан сортлар: “Удача”, “Жуковский ранний”, “Невский”, “Ароза”, “Ред Скарлет”, “Роко”, “Регги”, “Кортни”.

Фото: https://pixabay.com | sbj04769

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев