Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бәрәңгене ничек сакларга?

Быел күп кенә районнарда бәрәңге уңган.

Яшел сабаклы бәрәңге – сәламәт бәрәңге, диләр халыкта. Сабаклары да яшел утыра. Менә аны саклау серләрен дә сезнең белән уртаклашабыз:
– Яшел сабакларын сентябрь башында, ягъни бәрәңгене казып алырга бер-ике атна кала чабарга кирәк;
– Бәрәңгенең өлгергәнлеген кабыгына карап беләләр. Әгәр ул ныклы булса, димәк, казып алырга мөмкин дигән сүз. Кайберәүләр бәрәңгенең эче сусыл булуны өлгермәгән дип уйлап ялгыша. Аның сәбәпләре башкада булырга мөмкин. Гадәттә, иртә өлгерә торган кайбер сортлар сусылрак була.
Саклауга килгәндә, халыкта бәрәңгене көл белән бутау һәм башка чаралар да бик күп, ләкин бәрәңге яхшы кипкән, черекләреннән араланган булса, саклау барышында кыенлыклар булмаска тиеш. Төп шарт – бәрәңгенең коры булуы, ди белгечләр.
Бәрәңгене казып алганнан соң да аны шунда ук сакларга куярга ярамый, җилләтергә кирәк. Моның өчен җил уйнап торган караңгы, кояш төшми торган бинага куярга киңәш ителә. Ә менә орлык өчен калдыра торганнарын, киресенчә, кояш төшә торган җирдә җилләтү кулай. Кояш нурлары нәтиҗәсендә яшелләнгән бүлбеләрнең авыруларга каршы торучанлыгы арта һәм алар яхшырак та саклана.
Җилләтү, киптерү 10-30 көн дәвам итәргә тиеш. Саклауга куйганда кабаттан араларга киңәш ителә. Бу вакытта чери башлаган, йомшарган бүлбеләр күренергә мөмкин. Андыйларны саклауга куярга ярамый.

 

Фото: https://pixabay.com

 

https://kiziltan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев