Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

БӘРӘҢГЕНЕ НИЧЕК ҮРДЕРЕРГӘ?

Танылган бакчачы Франс ХӘЛИЛОВ:

 

— Утырту өчен бәрәңгене яктыда үрдерергә кирәк. Болай аның күзләре тиз, калын бөреле булып уяна. Бу урыннарга биоактив матдәләр запасы җыела. Иң мөһиме: яктыда бәрәңге яшелләнә, анда агулы соланин матдәсе туплана, ул күп корткычларга ошамый. Шулай итеп бәрәңге үзен саклый ала. Караңгыда үрдергәндә, аксыл нечкә җепселләр генә үсәчәк, алар бәрәңгене чиләккә тутырганда, капчыкка салганда сына. Димәк, мул уңыш бирергә сәләтле көчле үсенте үстерерлек төп күз һәлак була дигән сүз. Бүлбеләрнең запас күзләре бар, әмма алар бәрәңгене утыртканнан соң гына уяначак. Нәтиҗәдә үсенте алай ук көчле үсә алмый, уңышны да азрак бирәчәк. 
Температура +25 оСтан артмаска тиеш. Бәрәңге базда +10 оСта да үрә. Температура югарырак булган саен үрдерү өчен азрак вакыт кирәк. Гадәттә, орлыклык бәрәңгене баздан утыртырга 15-20 көн кала чыгарам, якты урынга таратып җәям.

 

Реклама

https://vk.com/irekmaydani?z=photo-59550939_456240283%2Falbum-59550939_00%2Frev

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев