Әлеге культуралар салкынга чыдам. Шулай ук бәрәңге утыртырга да иртә түгел. 7-8 сантиметр тирәнлектә утыртканда, бәрәңге 3 градус суыкка да түзә. Иң күбе өч атна дигәндә тишелеп чыга. Ә менә помидорны әлегә парникка гына утыртырга киңәш ителә. Сүз уңаеннан, Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, быелгы карлы кыш, язның акрынлап килүе туфракта җитәрлек дым тупларга мөмкинлек биргән. Язгы чәчүне дә 10 майга төгәлләргә дигән бурыч куйган министр.
Реклама
Нет комментариев