Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бразилия сериалларыннан ким түгел бер мәхәббәт тарихы

Келтер-келтер-келтер... Поезд тәгәрмәчләре үз җырын көйли дә көйли. Башкаларда аларның гаме юк. Гүя, үзләренең бер ритмда тыкылдаулары белән кешеләрне уйларына чумдырырга булыша. Тырышулары да юкка китми. Берничә сәгать үтүгә, шул көйгә кушылып үткәннәрне барлый, киләчәк турында хыяллана башлыйсың. Бигрәк тә купеда тыныч булса. Командировкаларга күп йөргәнлектән, юлдашларның төрлесен күрергә туры...

Келтер-келтер-келтер... Поезд тәгәрмәчләре үз җырын көйли дә көйли. Башкаларда аларның гаме юк. Гүя, үзләренең бер ритмда тыкылдаулары белән кешеләрне уйларына чумдырырга булыша. Тырышулары да юкка китми. Берничә сәгать үтүгә, шул көйгә кушылып үткәннәрне барлый, киләчәк турында хыяллана башлыйсың. Бигрәк тә купеда тыныч булса.

Командировкаларга күп йөргәнлектән, юлдашларның төрлесен күрергә туры килә. Бу юлы миңа бәхет үзе елмайды. Күршеләрем тавыш-гауга күтәреп, башкаларны бар дип тә белми кәеф-сафа күтәреп баручылар түгел иде. Татар хатыны Резеда белән уртак телне тиз таптык. Себер якларыннан ялга кайтып баруы икән. Инде балалары башлы-күзле, hәр кайсысы үз тормышы белән яши, ә иренә ялны соңрак биргәннәр.
Кеше халәтенең аек акыл белән аңлап булмаган чаклары күп була. Шуларның берсе - бөтенләй чит -ят кешегә эч серләреңне сөйләп бирү теләге. Бу мөлаем йөзле ханым белән дә шулай булды. Әйе, чынлап та, кызык хәл ул: ике кеше очраштымы - сүз нәкъ әнә шул үткән белән киләчәк турында бара. Юлдашым поезд тәрәзәсеннән моңсу гына карап барды да, миңа таба борылып, үзен биләп алган хисләр ташкыныннан арына алмый әкрен генә сөйләргә кереште:

- Рөхсәт итсәгез, мин сезгә үземнең беренче мәхәббәт тарихымны сөйләр идем. Бразилия сериалларыннан бер дә ким түгел.

...Без Таhир белән бер сыйныфта укыдык. Мәктәп елларының беренче көннәреннән үк дус булдык. Икебез дә уку алдынгылары, мәктәпнең активы. Безне hәрвакыт үрнәк итеп куялар, чын пионер, комсомол дип мактыйлар. Шулай мәктәп еллары әкрен генә үтә торды. Җиденче - сигезенче сыйныфта укыганда күпләр инде кичке уеннарга йөрсә, мин бик йөрмәдем. Ә менә Таhир белән булган дуслыкны ниндидер икенче бер хис алыштыра баруына бер ничек тә каршы килә аламадым.

Безнең арадагы җылы мөнәсәбәтне күпме генә сиздермәскә тырышсам да, сыйныфташлар икебезнең исемне "+" тамгасы белән кайда туры килә, шунда язып үртиләр иде. Шуңа күрә, үз-үземне дорфа тотып мин аңардан читләшергә тырыштым.

Бер көнне дус кызым: - "Нигә син Таhирны шулчаклы күрә алмыйсың ул? "- дип сорады. Бу мизгелдә ни дип җавап бирергә дә белмәдем. Чөнки, йөрәгем белән алай түгел икәнлеген аңласам, акылым ни өчендер киресен уйлый иде. Күрәсең, ул вакытта, мин мәхәббәт хисен кичерүнең бер нинди дә гаеп эш түгеллеген белмәгәнмен. Нәрсә дип җавап биргәнемне хәтерләмим. Аны яманламавым, үземне ничек булса да акларга тырышуым гына хәтердә.

Ахирәтем белән булган бу сөйләшүне Таhирның дусты тыңлап торган да, аның үзенә җиткергән. Шул көннән соң ул да мине күрмәмешкә салышты.
- "Синнән башка да кызлар бетмәгән әле! "- диде дә, миңа булган мөнәсәбәтен кискен үзгәртте. Бу сигезенчене тәмамлаган ел иде. Җәйге каникулдан соң мин мәктәптән китеп, икенче уку йортына укырга кердем. Аны ни кадәр яратуымны бары тик аралар ераклашкач кына аңладым. Урамда йөргәндә ялгыш кына каршыма килеп чыкса ярар иде дип теләдем, бу якларга юлы төшмәсен белсәм дә сәгатьләр буе тәрәзәдән күзләремне алмый утыра идем. Авылга кайтканда бары тик аны күрер өчен генә клубка йөрдем, төннәр буе йоклый алмыйча шигырьләр язылды...

Таhирның да миңа булган хисләре сүрелмәгән иде. Мин моны эчке бер сиземләү белән тоя идем. Тик аның тойгыларына киртә куелган, бикләнгән. Ул башка кызлар янына йөрде. Мин үз яныма бер егетне дә китермичә аны көттем. Таhир килер, ә мин башка белән булсам, нишләрмен дип курыктым.

Әйе. Бер кичне ул чынлап та килде. Янәшәмнән яраткан кешем атлап барудан бәхетлеләрдән- бәхетле идем. Безнең капка төбенә җиткәч ул иреннәремнән үбәргә үрелде. Мин оялудан читкә тайпылдым. Шунда ул "миңа хәзер синең кебек кызлар кирәкми инде" - диде. Бу сүзләрнең чын мәгънәсен аңлап җиткермәсәм дә сизгер күңелемнең бер җебе өзелде.

"Мин аңа тиң түгелмен. Шуңа күрә онытырга кирәк ",- дип үз-үземә сүз бирдем. Тик йөрәк кенә бу әмергә буйсынмады. Мин hаман шашып ярата hәм көтә идем. Адәм баласын өмет яшәтә, диләр. Минемчә, мәхәббәтнең барлыгына, аның килеренә булган өмет яшәтә безне. Шунсыз яшәүнең мәгънәсе калмый.

Бер-бер артлы айлар, еллар үтте. Таhир өйләнә дигән хәбәрне ничек кичергәнемне үзем генә беләм. Чарасызлыктан, хыялларымның чәлпәрәмә килүеннән башымны стенага бәрә-бәрә еладым. Шул көннән соң минем өчен бар дөнья кара төскә керде. Йөрәгем бер туктаусыз ашкынды. Бар булмышым эчке бер сиземләү белән алдагы көннәрдә нидер буласын тоемлады.

Әйе. Йөрәк юкка гына ашкынмаган шул. Аның туена бер-ничә көн калгач ахирәтемне очраттым. Ул мине күрү белән хәбәрләрен сөйли башлады:
- "Кичә мине Таhир туена чакырды. Сине дә чакыруын әйтте. "Чакырып та торма. Барыбер килмәс. Ул бит сине өзелеп ярата. Ничек итеп туеңа барып утырсын?"- дип сереңне чиштем. Таhир бу хәбәрне ишетүгә шаккатты. Аның тетрәнүе шул кадәр көчле иде, хәтта елый башлады. Үзе бер туктаусыз:- "Нигә соң болай килеп чыкты? Нигә мин үз хисләремне йөгәнләдем икән? Нигә Резеда мине яратуын сиздермәде? Нигә син, иң якын ахирәте, бу хакта бүген генә миңа сөйләп торасың?"- дип минем дә һушымны алды. Боларны ишеткәч ачуым кабарды.

Беренчедән- ахирәтем серемне чишкән. Икенчедән - ышанып та бетмәдем. Яраткан булса, бергә булган булыр идек. Ул бит егет кеше. Тәүге адымны ул ясарга тиеш дип уйладым .
- "Әйдә, Таhир янына барабыз да син аңа шаяртуыңны әйтәсең. Я алдаштым диярсең. Чөнки мин аны күптәннән яратмыйм. Соң инде" - дип ачуланыша-ачуланыша клубка юлландык.

Таhирны урамда очраттык. Ахирәтем белән алар сөйләшеп калды, мин йөгерә-атлый киттем. Инде кайтып җиттем дигәндә, Таhир мине куып җитеп, юлыма аркылы басты. Сөйләшеп алырга күндерде. Соңгы тапкыр булса да аңлашыйк дип уйладым. Ул әңгәмәбез мәңгелеккә хәтергә сеңеп калды:
- Резеда. Мине гафу ит.
- Нигә?
- Мин сиңа тиң түгел. Тик барыбер сине яратам.
- Юк. Ышанмыйм! Син бит башкага өйләнәсең.
- Әйе. Өйләнәм. Шулай килеп чыкты.
- Ә нигә соң мине яраткач башкага өйләнәсең?
- Чөнки ул сиңа охшаган. (Чынлап та, ул кызның төс-кыяфәте минекенә охшаш иде.)
- Соң мин бит чит планетада түгелмен. Өйләнмәсәң булмый- мени?
- Тәгәрмәчне бер әйләндереп җибәргәч, аны туктатып булмый шул. Мин барыбер аерылып синең янга киләчәкмен.

Бу сүзләрне ишеткәч бер мәлгә аңым буталды. Үзе өйләнә, үзе hаман миңа өметләнергә урын калдыра түгелме соң? Һушымны җыеп:- "Ярый, Таhир, хуш. Безнең арада бер нинди дә ярату булмады. Һәр хәлдә минем яктан сиңа карата бер хис тә юк"- дидем дә кереп киттем. Мин аның күзләренә карап яратам дип әйтә алмадым.

Таhир өйләнде. Бер елдан соң кызлары туды. Ике ел чамасы үткәч хатыны белән аерылыштылар. Шул мизгелдән башлап минем күңел тагы аны сәгатьләрне санап көтә башлады. Берничә тапкыр юлларыбыз кисеште, күрештек, сөйләштек тә. Шул вакытта Таhир кияүгә чыгарга тәкъдим ясаган булса, башымны ташлап аңа бара идем. Тик ул икенче юлы да башкага өйләнде...

Менә шулай, икебезнең дә әллә тәкәббер холкыбыз, әллә кыюсызлыгыбыз сәбәпле, бергә була алмадык. Күрәсең, безнең юлларны Ходай Тәгалә бергә язмаган булгандыр. Шулай булуга карамастан, тәүге мәхәббәтемә рәхмәтлемен. Ничек кенә булмасын, мин мәхәббәт учагының ялкынында яндым, көйдем, шатландым, көендем, шашып яраттым. Башка берәүнең барлык кимчелекләрен кичерергә өйрәндем.
Кеше якты дөньяга үз бәхетен табар өчен туа. Кемгәдер ул җиңел бирелсә, кемгәдер сынаулар аша килә. Әгәр дә мин эчкерсез хисләрнең булуына инанмасам, мөгаен, тормышымда тапкан чын мәхәббәтемнең кадерен белеп тә бетермәс идем. Шуңа күрә бүген күңелемдә үкенү хисе юк.

Менә шундый мәхәббәт язмышы турында бәян итәсем килгән иде. Гафу итегез, озак сөйләдем. Сезгә тыңлавыгыз өчен рәхмәт",- дип юлдашым сүзен тәмамлады.

Бу мизгелдә Резеда ханым нәфисләнеп, мөлаем йөзе яктырып, күзләре нурланып, хәтта битендәге җыерчыклары да язылып киткәндәй тоелды. Әйе, кайвакыт яшьлекнең хатирәләре генә дә безне яшәртергә сәләтле...

Зөһрә Исламова, Надым, Приозерный. Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев