Әби-бабайлар әллә нишләгән. Дөресрәге, банкларга ешрак мөрәҗәгать итә башлаганнар. Белгечләр әйтүенчә, бүген илдә яшәүче бер пенсионерның банкка уртача 100 мең сум бурычы бар.
Берләшкән кредит бюросы оешмасы мәгълүматларына караганда, Россиядә 60 яшьтән өлкәнрәкләрнең һәр бишенчесе банктан кимендә бер кредит алган. Быелның гыйнвар – июнь айларында шундый 8 миллион 300 мең пенсионер теркәлгән. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, банкка мөрәҗәгать итүчеләр саны 11 процентка арткан. Агымдагы елда исәп-хисап оешмасы тарафыннан әби-бабайларга кредит бирүдән баш тарту очраклары да 38дән 31 процентка кадәр кимегән, ди белгечләр.
Бүген илдәге фәлән авылда яшәүче Хәдичә әбигә уртача 107 мең 200 сум әҗәт туры килә. Чагыштыру өчен, яшьләр арсында әлеге күрсәткеч ике ярым тапкыр кимрәк. Әйтүләренә караганда, лаеклы ялдагылар банктан, нигездә, кулланучылар кредиты сорый. Бу – пенсионерларның исәп-хисап оешмасына булган барлык бурычының 60 проценттан да күбрәген тәшкил итә. Икенче урында – кредит картасы (19 процент). Арада автомобиль сатып алырга теләүчеләр (8,9 процент) һәм ипотека рәсмиләштерүчеләр (5,2 процент) дә бар. Илнең Финанс министрлыгында әби-бабайларның банкка ай саен күпме акча түләвен дә исәпләп чыгарганнар. Баксаң, пенсиянең уртача 7 мең 500 сумы әҗәтне каплауга китә икән.
Белгечләр шунысын да искәрткән: өлкән яшьтәгеләрнең күбесе, балалары һәм оныкларына ярдәм итәргә теләп, бурычка бата. Алар моны якыннарының кредит рәсмиләштерә алмавы яки гаиләнең хәленнән килмәве белән аңлаткан. Үз кирәк-яракларына кредит рәсмиләштерүче пенсионерлар аз, ди белгечләр. Бурычлы әби-бабайлар банкка булган әҗәтне пенсия хисабына каплавын да белдергән. Акча гына җитсен.
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Нет комментариев