Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Биш айлык бала белән ананы крокодил су астына алып киткән

Һәлак булган хатынның икедән ун яшькә кадәрге өч баласы ятим калган.

Африкадагы Уганда илендә кечкенә бала белән хатынны крокодил су астына өстерәп алып кереп киткән. Бу турыда The Daily Monitor басмасына сылтама белән, РИА Новости хәбәр итте.

Биш айлык баласы белән ана Альберт күленә суга барган. Күл тирәсендәге кешеләр крокодил килгәнен күреп, качып өлгергән.

“Җирле халык хатынны коткарырга тырышты. Ләкин аларның тырышлыгы файда китермәде. Крокодил хатын гәүдәсе белән су астына кереп китте”, - дип сөйләгән бу хәлне күреп торган кеше.

Хатынның һәм баланың мәетләрен тапмаганнар. Һәлак булган ананың икедән ун яшькә кадәрге өч баласы ятим калган, диелгән әлеге хәбәрдә.

 

Фото: pixabay.com

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев