Каймакка сода салып яхшылап болгатабыз, аның өстендә күбекләр пәйда булгач, шикәр комы салабыз. Бер минут болгаткач, аз-азлап он өстибез. Камырны тугыз-ун өлешкә бүлеп, һәрберсен уклау белән җәябез. Барысы да бертигез булсын өчен, җәелгән камыр өстенә уртача зурлыктагы тәлинкә куеп, әйләнәсен кисеп алабыз. һәрберсен коры таба өстендә пешерәбез.
Бик ансат кына торт өчен корж әзерләү ЫСУЛЫ
Торт өчен коржны ярты сәгатьтә пешереп була. Тугыз-ун данә корж өчен 200 грамм каймак, бер чәй кашыгы сода, 200 грамм шикәр комы, 3 стакан он (шоколад төсендә булсын дисәгез, какао да кушарга мөмкин) кирәк була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев