Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген һәм иртәгә Татарстанда яшенле яңгыр, боз һәм көчле җил көтелә

Бүген 18 сәгатьтән алып 18 майда 20 сәгатькә кадәр республикада җилнең тизлеге 20 м/с ка кадәр, ә иртәгә көндез 23 м/с ка җитәргә мөмкин.

(Казан, 17 май, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Гидрометерология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча, Татарстанда һава шартлары начарлануы көтелә. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүген 18 сәгатьтән алып 18 майда 20 сәгатькә кадәр республика территориясендә җилнең тизлеге 20 м/с ка кадәр, ә иртәгә көндез 23 м/с ка җитәргә мөмкин. Шулай ук яшенле яңгыр, боз явуы көтелә.

  • Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы һава торышы начарланган вакытта урамда калганда, электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама корылмалары һәм витриналардан ераккарак китәргә киңәш итә. Көчле җил вакытына туры килгәндә, подъездга яки подвалга качарга кирәк. Боз яуганда, өйдән чыкмаска, тәрәзәләрдән ераграк торырга, ә урамда булсагыз, башны - кул, кием, сумка белән капларга киңәш ителә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев