Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Бүген иртән башкалада "Галәм гыйбадәтханәсе" янды, һәлак булучы бар (ФОТО, ВИДЕО)

Казандагы "Галәм гыйбадатхәнәсе"ндә чыккан янгын 6:51 сәгатьтә сүндерелгән. Янгын сүндерүчеләргә моның өчен 2 сәгатьтән артык вакыт кирәк булды. Авырлыклар, иң беренче чиратта, бинаның эченә үтеп керү барышында килеп туган каршылыклар белән бәйле иде, дип җиткерә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте.

Гадәттән тыш хәлләр бүлегенә янгын хакындагы хәбәр 04:35 сәгатьтә килеп ирешә. Урынга килгән янгын сүндерүчеләр ике катлы бинаның түбәсе яныуын күрә. Коткару хезмәте вәкилләре ишектагы күп санлы йозакларны ватып, бинага кергәнче шактый вакыт сарыф ителә. Янгын сүндерүчеләр янгынны икенче номерлы дәрәҗәдә дип бәяли.

Янгын 6:32 сәгатьтә тулысынча камап алганнар. Ул 200 квадрат метр мәйданга таралып өлгергән була. Янгын сүндергән вакытта, 05:40 сәгатьтә бинаның икенче катында бер ир-атның үле гәүдәсе табыла. Әлегә аның шәхесе ачыклана.
Янгынга каршы 53 кеше һәм 14 берәмлек махсус техника җәлеп ителгән. Шул исәптән Гадәттән тыш хәлләр хезмәтеннән 40 кеше һәм 11 берәмлек техника эшләгән.
Янгын тулысынча 06.51 сәгатьтә сүндерелә.

Казандагы "Галәм гыйбадәтханәсе"ндә янгын вакытында вафат булган ир-атка 63 яшь булган. бу хакта "Татар-информ" агентлыгына хокук саклау органындагы чыганак җиткерде.

Хәзерге вакытта аның шәхесен ачыклау эшләре алып барыла.
---
Татар-информ
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Бүген иртән башкалада "Галәм гыйбадәтханәсе" янды, һәлак булучы бар (ФОТО, ВИДЕО)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев