“Безнең ишегалды” дус күршеләр фестивале
2020нче елдан “Бердәм Россия” сәяси партиясе инициативасы белән республикабызда “Безнең ишегалды” программасы киң колач алып тормышка ашырыла башлады.
Аның кысаларында күпкатлы йортлар арасында ишегаллары тәртипкә китерелеп, бүгенге көндә шунда яшәүчеләрнең тормыш-көнкүреше, ялы тәэмин ителә. Быел исә дус күршеләр проекты да гамәлгә керде. Ул үз чиратында халыкны үзара тату булып, аралашып яшәргә чакыра. Кичә Байлар Сабасының “Гаилә” паркында «Безнең ишегалды – Дус күршеләр» фестивале гөрләде. Бирегә Саба халкы белән очрашырга республика спикерлары да килде.
Кояшлы көн, чәчәкле ял паркы кунакларны үзенең сихрилеге белән каршы алды. Бүген биредә зур бәйрәм – дус күршеләр фестивале. Баласы-чагасы белән Саба халкы шушы матур чарага килде. Биредә өлкәннәргә рәхәтләнеп ял итәргә, ә балаларга уйнарга зур мөмкинлекләр тудырылган. Сабабызда тагын шундый 4 парк булдырылган. Әлбәттә боларның берсе дә юктан гына барлыкка килмәгән. Бу – республикабызда тормышка ашырылучы зур программалар ярдәмендә, районыбыз җитәкчелегенең алдагы көнгә карап эш итү нәтиҗәсендә башкарылган эшләр, халык мәнфәгатен кайгырту. Безнең ишегалды, дус күршеләр фестиваленә кунак буларак ТРсы Дәүләт Советы депутаты, иҗтимагый ярдәм штабы рәистәше Марат Әхмәтов, Республика активы вәкиле Данис Шакировлар килде. Алар Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов озатуында паркта бәйрәм вакытында төрле юнәлештә җәелдерелгән мастер-класслар эшчәнлекләре белән таныштылар, халык белән аралаштылар.
Татарстан Дәүләт Советы депутаты Марат Әхмәтов бәйрәмгә килгән Сабалылар каршында чыгыш ясап: “Нинди генә авырлыклар булуга да карамастан республикабыз үзенең тотрыклы үсешен дәвам итә. Моны районнарыбыз мисалында да ачык күрәбез “, диде.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров үзенең чыгышында авылларда яшәүче күрәшеләрне дуслыкта-татулыкта яшәтү, аларны очраштыру, күрештерү максатыннан оештырылган мондый фестивальнең бик кирәкле булуын ассызыклады. Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миннеханов исә районда яшәүчеләрнең тормышын яхшыртуда күп эшләр эшләнсә дә, башкарылачаклары да күп әле, диде. Район буенча безнең ишегалды программасы кысаларында 5 ел дәвамында 14 ишегалды төзекләндерелде. Әлеге бәйрәмдә «Безнең ишегалды» программасын тормышка ашыруда үз проектлары белән катнашкан райондашларыбызга Рөстәм Миннехановның Рәхмәт хатлары һәм бүләкләре тапшырылды. Байлар Сабасыннан Алисә Гыймадиева грант отуга да ирешкән.
“Язгы матур көннәрдә безнең йорт каршында “Күрше-фест” кысаларында грантта катнашырга чакырып, белдерү эленгән иде. Кызыксынып китеп, үзебезнең проектны тәкъдим итәргә булдым. Музейда эшләгәнлектән, безнең Сабабызның тарихы, гореф-гадәтләребез, милли уеннар күз алдыма килде. Проектта да халкымның күңел бизәкләре чагыла. Республикабыз Рәисе тарафыннан тәкъдим ителгән әлеге проет күршелек традицияләрен, Татарстанда күпфатирлы йорталарда яшәүче гаиләләрнең, күршеләрнең үзара мөнәсәбәтләрен ныгытуга, аралашуга юнәлдерелгән бик яхшы, шәп проектларның берсе диеп саныйм. Шундый грантлар, проектлар аркылы безгә, үзмәшгульләргә үзебезне күрсәтергә, татар телен, милләтебезне, аның гореф-гадәтләрен, традицияләрен үстерегә мөмкинлек биргәннәре өчен, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, җитәкчелеребезгә олы рәхмәтләремне җиткерәсем килә,” – ди проект җиңүчесе Алисә Гыймадиева.
Гомумән, республикада, районда да әлеге проектларны халкыбыз хуплап каршы ала. Быел җәй башыннан Рөстәм Миннеханов теләктәшлеге белән “Татарстанда җәй” проекты да старт алды. Аның максаты – республикабыз халкын дус-тату яшәтү. Проект кысаларында ачык һавада бик күп чаралар үтә. Бүгенге бәйрәмнең дәвамы булып күрше Әтнә районыннан Габдулла Тукай исемендәге татар Дәүләт драма театры артистлары чыгышы тәкъдим ителде. Халык аларны яратып кабул итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев