Безнең иҗат төркеме гомер буе балаларга белем һәм тәрбия биргән ирле- хатынлы Хаҗия һәм Хатыйп Әгъләмовларда кунакта
Мөгаллим, мөгаллимә! Язлы Арташ авылында яшәүче ирле- хатынлы Хаҗия һәм Хатыйп Әгъләмовлар икесе дә гомер буе балаларга белем һәм тәрбия бирә.
Гаиләдә дә, мәктәптә дә бергә була алар. Лаеклы ялга чыккач та вакытларын күңелле һәм файдалы уздыралар. Хатыйп абый пенопласттан төрле фигуралар барлыкка китерә, Хаҗия апа картиналар ясау эшенә бирелгән. Икесе дә бакчачылык белән шөгыльләнә. Көндәлек план, максатлар белән мәгънәле гомер юлы узалар.
Үрнәк, тырыш гаилә белән бүген без дә очраштык. Сюжет "Атна" информацион программасы кысаларында урын алачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев