Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Безнең Әхәт диләр

Күпләрнең остазы булган ветеран укытучыбыз Әхәт Барый улы Гыймадиев гимназия белән элемтәсен бер дә өзми. Мәгариф өлкәсе яңалыкларының барысыннан да хәбәрдар ул.

Саба урта мәктәбендә 42 ел хезмәт укытучысы булып эшләгән Әхәт Барый улы үзе укыткан егетләргә хезмәт тәрбиясе генә биреп калмады, олы тормыш сабакларына да өйрәтте. Аның дәресләренә укучылар атлыгып торуын күпләр хәтерлидер әле. Тәрбиягә авыр бирелүчеләр дә укытучыларына ихтирам белән карыйлар. Остазларының күз карашы аларга күп нәрсә турында әйтә. Гөл чүлмәкләре, эскәмияләр, кием эләр өчен җилкәләр, элгечләр, йорт өчен эш коралларын ясауда зур уңышларга ирештеләр. Чын мәгънәсендә балта остасы булган мөгаллим өендә дә эштән бушаган вакытларда, ял көннәрендә тәрәзәләр, ишекләр ясый. Гомумән, армия хезмәтен үткән, тормыш авырлыгын үз җилкәләрендә күтәргән ир яшәешнең мәгънәсен аңлап гомер итә.

Эшләү дәверендә Әхәт Барый улы яшь укытучыларга да хезмәт укыту методикасын тиешле дәрәҗәдә өйрәтте, тематик семинарлар да бик эшлекле үтте. Максатчан, намуслы укытучы үз фәне буенча дәресләрдән соң түгәрәкләр оештырды, төрле бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар да яулый иде.

Гомерен ба­лаларга белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган мәгариф ветераны 80 яшьлек юбилее көннәрендә эшләгән чорларын барлый. Гомер заяга үтмәгән. Гомерлек тормыш юлдашы булган Әнвәр апа белән берсеннән-берсе акыллы, тәртипле, илгә-көнгә игелекле ике малай, бер кыз үстерделәр. Күрше-күләнгә мәрхәмәтле, туган-тумачага рәхимле, хезмәттәшләренә игътибарлы һәм ихтирамлы бу шәхеснең үзен дә зурлыйлар. Балалар, оныклар игелеген күреп, тигезлектә матур гомер кичерә.

Хәлимә Нәҗипова,

татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Чыганак: saby-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев