Хөкүмәт йортында узган брифингның чираттагысы бик үк гадәти булмады. Беренчедән, ике сәгатькә алданрак башланса, икенчедән, анда сүз күбрәк бәйрәм чаралары турында түгел, ә республика авыл хуҗалыгында чишелеш көткән проблемалар турында барды.
Татарстан Премьер-министры урынбасары – авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов әйтүенчә, ел явым-төшемсез килсә дә, уңышның өметләнгән 5 миллион тоннадан кимрәк булуы – хәлдән килгәнне эшләп җиткермәүгә дә бәйле нәтиҗә. Һәр район, һәр хуҗалык Зәй игенчеләре сыман эшләсә, янәшә урнашкан районнарда уңыш аермасы бу кадәр үк булмас иде. Югыйсә Сарман, Әтнә, Нурлат, Тукай һәм башка кайбер район хуҗалыкларында туфрак та ул кадәр үк уңдырышлы түгел. Ә уңышы кара туфраклы җирнекеннән югары булу хуҗалыкларда игенчелек технологиясе таләпләрен төгәл үтәүгә дә бәйле шул. Актаныш районы игенчеләре сыман ел саен җирне тиешенчә эшкәртеп, ашлап, югары җитештерүчән орлык чәчкәндә, кайбер хуҗалыкларда уңышның гектарыннан 57 центнердан артуына гаҗәпләнәсе дә юк. Ә инде Кама Тамагы, Әгерҗе, Бөгелмә, Әлмәт, Питрәч районы хуҗалыкларындагы сыман көздән җирне әштер-өштер генә эшкәртеп, сыйфатсыз орлык чәчеп кенә мул уңышка өмет итеп булмый. Көзге кыр эшләренә нәтиҗә ясаганда, һәр хуҗалыкта шул турыда да уйланырга кирәк, диде министр.
Авыл хуҗалыгында һәр тармакның бер-берсенә йогынтысы зур. Игенчелектә югары нәтиҗәләр белән эшләүче хуҗалыкларның терлекчелек буенча да күрсәткечләре яхшы. Бары тик җитештерелгән продукциягә гадел бәяләр генә булсын. Ә инде бүгенге кебек хуҗалыктан сөтне узган елдагыдан да 2-3 сумга арзанрак алганда, ничек итеп табышлы эшләмәк кирәк? Бу бит – ел дәвамында хуҗалыклар 3,5 миллиард сум табыштан колак кага дигән сүз.
Сөттән тиешле керемнең җитештерүчегә түгел, ә эшкәртүчеләр белән сатучылар кесәсенә керүе турында элегрәк тә сүзләр булды. Кызганыч, вәзгыять кенә үзгәрми. Журналистлар соравына Марат Әхмәтовның җавабында моның сәбәпләре федераль үзәккә бәйле икәнлеге ассызыкланды.
Көн саен 4 мең тоннага якын сөт җитештерүче Татарстан хуҗалыклары продукциянең күп өлешен читкә сатарга мәҗбүр. Билгеле, үзебездә эшкәрткәндә, файдасы бермә-бер артыграк булыр иде. Әмма болгавыр елларда бер-бер артлы банкротлыкка чыккан сөт эшкәртү предприятиеләрен дә тиз арада гына аякка бастырып булмыйдыр шул. Гәрчә бу юнәлештә соңгы вакытларда Татарстан районнарында, шул исәптән башкалада да шактый өметле проектлар тормышка ашырыла. Алдагы елларда Татарстан хуҗалыкларында җитештерелә торган сөт тулысынча диярлек үзебездә эшкәртеләчәк, ди министр.
Сораулар арасында ипи бәяләре турындагысы да булды. Көндәлек кулланылыштагы ипигә бәя артачак дигән фаразлар чынга ашармы? Марат Әхмәтов әйтүенчә, министрлык ипи бәяләрен көндәлек күзәтә. Министрлыкта он җитештерүче, ипи пешерүче һәм сәүдә оешмалары белән берничә тапкыр сөйләшүләр дә узган. Ашлыкка бәя узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр арткан бер вакытта, барлык төр ипигә бәяләр үзгәрмәс дип ышандыру кыен булса да, социаль ипи хакын арттырмау турында үзара килешү кабул ителгән. Димәк, ипи бәяләре аз керемлеләр кесәсенә әллә ни сукмаячак дип өметләник.
Көзге кыр эшләре нәтиҗәләренә килгәндә, тулаем алганда, елына күрә зарланырлыгыбыз юк анысы. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең фидакарьләрчә эшләве нәтиҗәсендә амбарларга 3 миллион 700 мең тонна ашлык кайтты. Шикәр чөгендере уңышы да 2 миллион тоннадан артыр дип фаразлана. Хуҗалыклар ел азагына кадәр сөт җитештерү күләмен – 1 миллион 800 мең тоннага, ит җитештерүне 500 мең тоннага җиткерәчәк дигән өмет бар. Башка тармакларда уңышларыбыз зур. Әмма ирешелгәннәр белән канәгатьләнеп яшәр чак түгел. Мөмкинлекләр һәр хуҗалыкта да бар. Алга таба да авылларыбызны саклап, эш кешесенең кадерен белеп яшәргә язсын, диде министр.
Казанның “Корстон” үзәгендә узган тантанада да шундый теләкләр әйтелде. Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәренең һөнәри бәйрәме уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов авыл хуҗалыгында иң югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәт алдынгыларын бер табынга җыйды.
Президент билгеләп үткәнчә, бүген авыл хуҗалыгында эре инвестор һәм мөстәкыйль эшләүче хуҗалыклар белән беррәттән, 450 меңнән артык шәхси, 4600 фермер хуҗалыгы, 1200 гаилә фермасы һәм башка төр оешмалар бар. Нәкъ менә аларның тырышлыгы белән Татарстан авыл хуҗалыгы шундый зур уңышларга ирешә.
Республикада авыл хуҗалыгын үстерү максатында 38 төрле программа эшли. Шул программаларны тормышка ашырыр өчен, быел гына да 44 миллиард сум акча юнәлдерелде. Киләчәктә дә авылга кулдан килгән кадәр ярдәм итәчәкбез, – диде Президент.
Тантанада бер төркем хезмәт алдынгыларына дәүләт бүләкләре тапшырылды. Бүләкләнүчеләр арасында Арча районы терлекчесе Зоя Улыксанова, Кукмара районы тракторчысы Вакыйф Габдрахманов һәм башкалар бар.
Камил Сәгъдәтшин
(“Ватаным Татарстан”, /№ 147, 10.10.2018/)
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Нет комментариев