Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Без белгән Фәрит Мөхәммәтшинның билгесез яклары

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның альбомында 70 ел эчендә шактый күп фото җыелган: аклы-каралысы да, төслесе дә, вакыт сөременнән саргаеп беткәннәре дә җитәрлек. Төсләре әһәмиятле түгел, иң мөһиме - аларның һәркайсында ил һәм республика тормышын төбе-тамыры белән үзгәрткән тарихи вакыйгалар, шатлык-куанычлар, кайгы-борчулар чагыла. Фәрит Хәйруллович үзенә 70 яшь тулганда,...

Татарстанның Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның альбомында 70 ел эчендә шактый күп фото җыелган: аклы-каралысы да, төслесе дә, вакыт сөременнән саргаеп беткәннәре дә җитәрлек. Төсләре әһәмиятле түгел, иң мөһиме - аларның һәркайсында ил һәм республика тормышын төбе-тамыры белән үзгәрткән тарихи вакыйгалар, шатлык-куанычлар, кайгы-борчулар чагыла.

Фәрит Хәйруллович үзенә 70 яшь тулганда, саллы альбомындагы фотосурәтләрен тагын бер кат күздән кичереп, тормыш сәхифәләрен барлады.

"Тавышланмагыз, әтиегез кайта!"
Әтием Хәйрулла Динкәевич кырыс, таләпчән һәм шул ук вакытта бик тә игелекле кеше иде. Ул, яңа заманның кайбер үзгәрешләрен кабул итә алмыйча, соңгы көннәренә чаклы үз чоры кешесе булып калды. Ихластан ышанган әйберләрдән баш тарта алмады. Чәчемә инде күптән чал кунса да, кайвакыт әтиемне шулкадәр юксынам...

Әнием Маһинур Мирзиян кызы бик йомшак кеше иде. Балачакта, безне тынычландырыр өчен: "Тавышланмагыз, әтиегез кайта!" - дип бер әйтүе җитә иде.

Гаиләдә әти сүзе зур көчкә ия булды. Республиканың сәүдә министры булып эшләгән вакытым иде. Миңа яңадан Әлмәткә партиянең шәһәр комитеты секретаре вазыйфасына кайтырга туры килде. Әти бу турыда радиодан ишетеп белгән, аңа ул вакытта 80 яшь иде. Кайтып кердем, исәнләштек. СССР Конституциясенең партиянең идарә итү роле турындагы 6 пунктының гамәлдән чыгарылган вакыты. Әти, каш астыннан гына карап: "Партияне таратырга кайттыңмы, эшләргәме?" - дип сорады. "Район эшен җайга салырга дип кайттым", - дидем. "Кара аны, кесәдәге борчакны идәнгә чәчү җиңел ул. Яңадан җыеп бетерә алмассың. Йөземә кызыллык китермәслек итеп эшлә. Килештекме?" - дип, әти миңа үзенең фатыйхасын бирде.

Әтинең фронттан кайткан куен дәфтәрен кадерләп саклыйм. Анда аның эшлисе эшләре, җыелышлар барышында туган уйланулары, шәһәр һәм районның проблемалары тәфсилләп язылган. Ничек яшәргә һәм эшләргә кирәклеген өйрәтүче иң яхшы кулланма (инструкция) бу минем өчен.


Фәрит Мөхәммәтшин әти-әнисе һәм сеңелләре белән.

"Шулай кирәк сиңа"
Әлмәттә яшәгәндә, әти мине нефтьчеләрнең балалары укый торган мәктәпкә бирде. Ә алар хезмәт хакын партия эшчеләреннән күбрәк ала иде. Шуңа да нефтьче балалары өр-яңа шәп фуфайкалардан йөри иде. Ә минем өстә - сырган бишмәт, шуның өчен егетләр миннән көләләр иде. Бу турыда белгәч, әти-әнием миңа кесәле фуфайка алып бирде. Шатлыгым эчемә сыймады, ничек көязләнеп йөргәнемне күрсәгез!

Әти хезмәт хакын әйбәт ала башлагач: "Әйдә, сиңа баян алып бирәбез", - дип әйтә башлады. Ә миңа бүтән нәрсә - велосипед кирәк. Ялына торгач, "Пенза" дигән яшел сәпит алдырдым. Өч көннән соң ипигә баргач, кибеттән чыксам, велосипедтан җилләр искән. Елар дәрәҗәгә җитеп, өйгә кайтып кергәч, әти: "Шулай кирәк сиңа", - диде. Милиция башлыгы янына бардык. Ул: "Һи-и, андый табылдык велосипедлар белән милициянең ишегалды шыплап тулган, җаныгыз кайсысын тели, шунысын алыгыз", - диде. Әтием ризалашмады, мин дә бүтән велосипед сорамадым.

"Без бит шыпырт кына..."
Кечкенә чакта гаиләбез белән Әлмәтнең Пионерлар йорты янында тора идек. Бала-чага кораб, очкыч ясау белән мавыга, бию түгәрәкләренә йөри иде, ә мин тынлы оркестрга язылдым. Труба белән тромбонда уйнар өчен тыным җитми, шуңа күрә альт дигән тынлы уен коралы бирделәр. Ул оркестрда төп урын алып тормаса да, "пам-пам-пам" дигән өстәмә авазлар чыгара. Иң җиңел ноталарны өйрәнгәч, пионер һәм комсомол җырларын уйнап йөрдем.

Түгәрәк җитәкчесе бик елгыр кеше, безне җеназаларда уйнарга алып йөри иде. Шәһәрдә без бит - бердәнбер оркестр. Җеназа маршы өчен биш уен коралы да җитә. Оркестрда мин иң кечкенәсе, әмма минем уен коралыннан башка һичничек булмый. Безнең өйдә телефон юк иде, җеназага барасы булса, минем арттан кеше җибәрәләр. Уйнап бетергәч, җитәкчебезгә акча түлиләр, безгә дә өлеш чыга. Пионерлар йорты җитәкчесе: "Нинди тузга язмаган кәсеп белән шөгыльләнәсез?!" - дип канәгатьсезлек белдерсә дә, түгәрәк җитәкчесе: "Без бит шыпырт кына..." - дип тынычландыра иде.


армиядә.

"Үз урыныңа калдырырлык кеше бармы?"
Шәһәр комитетының беренче секретаре булып эшләгәндә, кичке якта Татарстан Республикасы Югары Советы Рәисе Минтимер Шәрипович чылтыратып, хәлләрне сорашты. Урып-җыюны төгәлләдек, фәлән кадәр ашлык җыеп алдык, дип сөйли башлаган идем:
- Күпме ашлык суктырганыгызны болай да беләм, - диде ул. - Иртәгә Казанга кил әле. Министрлар Советында сиңа эш бар - сәнәгать, транспорт һәм элемтә буенча премьер-министр урынбасары урынына кеше кирәк. Оборона предприятиеләре белән кыенлыклар килеп чыкты. Үз урыныңа калдырырлык кеше бармы?

Казанга иртәнге тугызга барып җитәр өчен, иртәнге дүртенче яртыда юлга чыгарга кирәк. Луиза каршы килеп тормады: хәрби хатыны сыман андый кинәт һәм ашыгыч сәфәрләргә күнеккән иде инде.

Казанга барып, барлык мәсьәләләрне хәл иттем. Икенче көнне Югары Совет утырышында мине Министрлар Советы рәисе урынбасары вазыйфасына расларга тиешләр иде, ә төнлә апам чылтыратып: "Әтине машина бәрде", - дип котымны алды.

Әти кич даруга дип чыккач, аны машина бәреп китеп, йөртүчесе качкан. Әти, кешеләр күреп алганчы, төнгә кадәр юл буенда яткан. Миңа нишләргә? Инде Әлмәткә кайтырга дип җыенган идем, баш табибка чылтыратып, әтинең хәлен белештем.

- Аягы белән кабыргасы сынган. Борчылмагыз, бар да әйбәт булачак, - дип тынычландырды ул мине.

Икенче көнне, Югары Совет минем кандидатураны раслау белән, Әлмәткә юл тоттым. Вице-премьер булуым менә шундый шартларда үтте.
Тормыш иптәшем Луиза белән 1968 елның ноябрендә таныштык. Армиядән кайткач, иптәшләрем, "ирекле тормышыңны бәйрәм итик" дип, мине "Восток" ресторанына алып бардылар. Ә залның түрендә комсомол шәһәр комитеты Хезмәт Кызыл Байрагы орденын алу хөрмәтенә бәйрәм табыны оештырган иде. Шул кунаклар арасындагы бик чибәр кызга күзем төште, әмма аның белән ул кичне танышырга кыюлыгым җитмәде.

Әлеге чибәр туташ белән күпмедер вакыттан соң уртак танышларыбызның туенда очраштык. Дус кызы белән соңарып килгәнен хәтерлим. Булачак хатыным Луиза белән шул мәҗлестә якыннан таныштык та инде. Бөтен Әлмәт аша аны өенә кадәр озаттым. Ике ел йөргәч, өйләнешеп тә куйдык. Тигез мәхәббәт белән ике бала үстердек, улыбыз Дамирның һәм кызыбыз Лилиянең хәзер үз гаиләләре бар инде.


Фәрит Мөхәммәтшин әтисе (уртада) белән.

"Күпме яшь кешенең гомерен саклап калдык"
Мине армия хезмәтенә 1966 елда алдылар. Генерал-майорны машинада йөрттем. Әйбәт хезмәт иткәнем өчен, ул мине үзе белән Свердловскига алып китәргә теләде. "Татарлар - искиткеч намуслы кешеләр", - дигән иде. Мине, рядовой Мөхәммәтшинны, 52041 хәрби частенең Мактау китабына кертеп, грамота да биргәннәр иде.

Армиядә чакта чөгендер дә алдык. Суык булса да, өстебездә - пилотка белән гимнастерка гына. Әле ярый Пенза апалары бишмәт белән оек биреп, хәлебезне җиңеләйттеләр...

Тик без күргәннәр солдат аналарының кайгысы белән чагыштырырлык та түгел. Нурлатта командировкада идем. Карыйм, бер подъезд янында ике табут. Чечняга җибәрелгән егетләр өч айдан соң сугышта һәлак булганнар икән. Аларны соңгы юлга озатканда, әниләренең өзгәләнүләре йөрәгемә үтеп керде. Яныма килеп, миңа үпкәләрен дә белдерделәр... Ә мин нишлим соң? Икенче көнне эшкә килдем дә, бу хакта депутатлар белән фикерләштем. Татарстан егетләрен сугышка бүтән җибәрмибез, бу хакта парламент карары булырга тиеш дип килештек. Дәүләт Советы утырышында бик җитди сөйләшү булды. Нәтиҗәсе - 1999 елның 15 сентябрендә Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылышны туктату турында карар кабул ителде. Документның беренче пунктында, 1999 елда армиягә алынган егетләр, "кайнар нокталар"дан үз хәрби частьләренә кайтканчыга кадәр, Татарстанда хәрби хезмәткә чакырылышны туктатып торырга, дип язылган иде. Моннан тыш, республика гражданнары хәрби хезмәтне Төньяк Кавказда һәм бүтән "кайнар нокта"ларда үз теләкләре һәм контракт нигезендә үтә алалар, диелгән иде. Дәүләт Советы шундый Карарны кабул иткәч, иртән илнең оборона министры чылтыратты.

- Сез нәрсә эшлисез? Ил чиген руслар гына сакларга тиешме әллә? - диде.
- Ә сез кулларына автоматны беренче генә тапкыр алган егетләрнең кырылып бетүен телисезме? Әниләре аларны картаймыш көннәрендә терәк булырлар, дип тәрбияләп үстергән, ул аналарның күзләренә ничек карарбыз? - дидем.

Мәскәүгә барып, оборона министры белән очраштым. Озак кына сөйләшкәннән соң, ул, Дәүләт Советына беренче ел хезмәт итүчеләрне сугышка җибәрмәү турында телеграмма юллармын, диде. Телеграмма килеп җитте, әмма депутатлар ышанмый, приказның күчермәсен сорыйлар. Вәзгыятьне тикшерү өчен, сугыш барган җиргә бер төркем депутатларны җибәрдек. Татарстаннан анда беренче елын хезмәт итүче 42 егет барлыгы ачыкланды. Безнең тикшерүдән соң аларны һәм бүтән яшь солдатларны тынычрак җирдәге частьләргә җибәрделәр.

Күп тә үтми, миңа рәхмәт сүзләре белән телеграммалар, хатлар килә башлады. Татарстаннан гына түгел, Саратов, Волгоград, бүтән шәһәрләрдән: "Безнең балаларны яклаганыгыз өчен рәхмәт, беркем дә алар турында уйламый, ә менә сез, татарстанлылар, кайгыртасыз", "Улымны Чечнядан кайтардыгыз, шөкер, исән булыр", - дип яздылар. Күпме яшь кешенең гомерен саклап кала алганбыз.

хатыны Луиза ханым белән.

"Истәлеккә калсын"
Туфан Миңнуллин белән соңгы очрашуыбызны еш исемә төшерәм. Тинчурин театрында аның "Төш" спектакле премьерасы бара иде.
Без, хатыным Луиза, Туфан абый белән Нәҗибә ханым бергәләп, спектакль карадык, фотога төштек (рәсемдә). Шактый озак уйланып йөрдем әле шуннан соң. Фотога төшәргә Туфан абый бик кыстады: "Истәлеккә калсын!" - диде. Әллә күңеле нидер сизенгән...

Спектакль бик уңышлы узды, зал авторны да, артистларны да озак алкышлады. Соңыннан без артистлар янына кердек, рәхмәтләребезне әйттек, шактый вакыт сөйләшеп утырдык.

Алдагы атнаның пәнҗешәмбесендә, 2012 елның 26 апрелендә, парламентның егерме сигезенче утырышы булды. Туфан абый татар язмышына, теленә, мәдәниятенә кагылышлы искиткеч тәэсирле чыгыш ясады, программага нигез итеп алырлык фикерләр әйтте. Парламент залында сирәк була торган хәл: әлеге чыгыштан соң депутатлар Туфанга озаклап кул чапты. Ул алкышларны мин хәзер дә ишетәм кебек...

"Волга" "җене" кагылган
Мавыгулар дигәннән, 25 ел элек бер генералдан 1941 елгы "Волга" ГАЗ-21 машинасын сатып алдым. Ул аны совет гаскәрләрен ГДРдан чыгарганда алып чыккан булган. Беренче белемем буенча механик бит мин, шуңа машинаны үзем рәткә китердем. Ә ун ел элек минем кебек "Волга" ГАЗ-21 белән "җенләнүчеләрнең" клубын төзедек, мин - шул клубның президенты. Елга берничә тапкыр җыелышып, төрле мәсьәләләрне уртага салып сөйләшәбез, автойөрешләрдә катнашабыз.

Тормышымда машина белән нинди генә хикмәтле хәлләргә юлыкмадым: кар көртләренә дә барып кердем, ватылып, Кама елгасы аша боз кичүендә дә төн кундым... Ә иң истә калган вакыйга болай булды: миңа ДОСААФта курсантларны машина йөртергә өйрәтергә рөхсәт бирделәр. Шулай машинада йөрергә чыккач, бер тизлектән икенчесенә күчергәндә, бер курсантның машинасы тимер юл кичүендә сүнеп калды. Кирәк бит, нәкъ шул вакытта поезд килеп чыкты. Машинаны рельслардан көч-хәл белән чыгардык. Бу миңа гомерлек сабак булды, юл йөрү кагыйдәләрен үтәүнең ни дәрәҗәдә мөһим икәнлеген, кем әйтмешли, колагыма киртләп куйдым.

Язманы Дәүләт Советы матбугат хезмәте хезмәткәре Линар ЗАКИРОВ әзерләде.

Линар ЗАКИРОВ
Татарстан яшьләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев