Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Беренче уен нәтиҗәләре буенча, FIFA волонтерлар эшен уңай бәяләгән

Конфедерацияләр кубогына волонтерлар апрель-май айларында махсус әзерлек узган иде.

(Казан, 21 июнь, "Татар-информ", Алмаз Шиһабетдинов). Беренче уен нәтиҗәләре буенча, Халыкара футбол федераөиясе (FIFA) волонтерлар эшен уңай бәяләгән. Бу хакта Конфедерацияләр кубогына аккредитация узмаган журналистлар өчен уздырылган матбугат конференциясендә "Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе" автоном коммерцияле булмаган оешма директоры урынбасары Александр Карпов әйтте.

"FIFA да, килгән кунаклар да волонтерларның эшен уңай бәяләде. Читтән килгән кешеләрне беләсез бит, алар аерым мактау сүзләре әйтеп тормыйча, барысын да җыйнап, "шәп", "искиткеч", дип рәхмәт белдерә. Гомумән алганда, без уңай бәямәләр генә алдык", - диде Александр Карпов.

Казандагы киләсе уен 24 июньдә "Казан Арена" стадионында Россия һәм Мексика җыелма командалары арасында уза.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев