(Казан, 10 июнь, «Татар-информ», «Ватаным Татарстан», Илнар Хөснуллин). Бүген — татарның бөек көрәшчесе Ильяс батыр бакыйлыкка күчкәнгә 7 көн тулды. «Ватаным Татарстан» пәһлеванның моннан дүрт ел элек — келәмнән китәргә карар кылгач биргән әңгәмәсен тәкъдим итә. Анда ул үзенең тормыш юлына бәя бирә һәм яшьләргә киңәшләрен җиткерә.
(«Ватаным Татарстан», /№ 23, 12.02.2016/)
Зәйдә башланачак турнирда былтыр чемпион калган Әлмәт егетләренең күпчелеге катнашмас дип көтелә. Безгә билгеле булганча, Рүзил Ганиев белән Руслан Нургалиев җәрәхәтләрен төзәтә, Рамил Синәкәев хәзер Казан өчен көрәшә, Айвар Билалов исә бер елга тәнәфес ясарга карар кылган. Әлмәт командасы өчен иң зур югалту исә Ильяс Галимов исеме белән бәйле.
Танылган пәһлеван яшьрәкләргә капитан да, дус та, киңәшче дә булды. Ә узган көздә дөнья чемпионы исемен яулаган Ильяс рәсми ярышларда кабат чыгыш ясамаска карар кылды. Авыл батырлары бәйгесен — 8, Татарстан Чемпионатын — 8, Россиянекен — 7, Муса Җәлил турнирын 9 мәртәбә откан егет ул! Инде мондый уңышны кем кабатлый алыр? Башкалар шул хакта хыялланган арада Ильяс безгә җиңүләренең серен һәм киләчәктә ни эшләргә җыенуы турында сөйләде.
Дөресен әйткәндә, кечкенә чакта кулга сөлге тоткан кеше түгел мин. Ә авыл малаена, үзегез беләсез, эшләп үсәргә туры килә. Мәктәптән соң, Чистайдагы совхоз-техникумда белем алдым. Әнә шунда танылган тренер Әдип абый Нуруллин мине спортзалга чакырды. «Нишләп йөрисең аптырап, бүген үк күнегүгә кил!» — дигәне әле дә истә. Ул вакытта миңа 18 яшь иде. Әле менә уйлап утырам: бүтәннәр кебек иртә көрәшә башлаган булсам, бәлки, бу яшькә кадәр тарта да алмас идем. Үзен сиздерә бит ул. Ә тренерлардан уңдым мин. Башта Әдип абый булды. Әлмәткә килгәч, Салават абый Йосыпов белән эшләдек. Нәтиҗәгә ирешергә ярдәм итте, дөрес юл күрсәтте. Бер мин генә түгел, башка шәкертләре дә уңышлы чыгыш ясады аның. Димәк, тренерга да күп нәрсә бәйле.
Зур ярышлардан беренче уңыш китергәне 1996 елда булды. Өлкән үсмерләр бәйгесендә икенче урынны алдым. Олылар ярышында исә беренче медальне Зәйдә яуладым. «Ватаным Татарстан» газетасының каһарман-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә уза торган бәйгесе иде ул. 85 килолы егетләр ярышында Кукмарадан Рәмис Фәхретдиновка оттырып, өченче урынны алдым. Шуңа күрә, Зәй һәм әлеге турнир аеруча истә калган. Гомумән, бу бәйгене иң көчле көрәшчеләр чыгыш ясаганы, дәрәҗәле булганы өчен аеруча үз итәм. Халык та ярата аны.
Җиңүләр күп булды. Әмма аларга ничек ирешелгәнен үзем генә беләм. Иң авыр җиңү узган көз Дөнья Чемпионатында булды. Минем өчен соңгы ярыш иде ул: тамашачы алдында җиңелергә ярамый! Финалда әзәри егете белән көрәштем. Хәл дә бетеп китте. Әмма барыбер ота алдым. Иң истә калган җиңү 2011 елда Россия Чемпионатында яуланды. Уфада Башкортстан көрәшчесе Юрий Сабанов белән бил алыштык. Аны берничә секунд эчендә чистага салдым. Ә Сабанов башкортларда легендар көрәшче санала. Аны җиңгәч, бөтен халык басып кул чапты. Ничә Сабан туенда батыр калганымны белмим. Зурлары гына 50дән артып китә. Казанда 12 мәртәбә җиңдем. Машиналарга килгәндә, һәрберсе турында кайда отканымны һәм кая киткәнен язып барам.
Җиңәр өчен иң элек теләк кирәк. Отам дип йөрисең икән, була. Әле хәзер дә атнасына өч тапкыр күнегүләргә йөрим. Ашау-эчүгә, режимга игътибар кирәк. Эчеп-тартып йөргән кеше чемпион була алмый. Ярышка әзерләнгәндә, үземне күкрәгемә медаль таккан итеп күз алдына китерә идем. Кеше хыялланып яшәргә тиеш. Бүгенге яшьләргә нәрсә киңәш итәмме? Халык яратырлык итеп көрәшергә кирәк. Айдар, Айрат, Ранилләр әнә шулай бил алышты. Келәмгә бүләк дип чыгарга ярамый, анысы соңрак үзе килә. Болар, әлбәттә, кешенең тәрбиясенә дә, тренерларга да бәйле.
Һәрбер җиңелүдән сабак алырга тырыштым. Үкенүдән файда юк. Димәк, нәрсәнедер эшләп бетермәгәнсең, кабат тырышырга кирәк. Минем дә җиңелгән булды. Әмма якшәмбе көнне оттырып кайтсам, дүшәмбе тагын да ныграк үҗәтләнеп шөгыльләнә башлый идем. «Безнең урамда да бәйрәм булыр әле», — дип өметләндем. Булды, әлбәттә, төрле хәлләр. Әмма зыянлы әйбер эшләдем дип уйламыйм. Допинг дип сөйләделәр. Белә торып, тыелган матдә кулланган булсам, бер хәл. Мин генә түгел, башка егетләр дә бу мәсьәләдә күп нәрсәне белеп бетерми бит. Безнең көрәштә медицина, фармакология юк әле ул. Төбәкләрдә бигрәк тә. Минем өчен ул вакыйгалар тагын да ныграк көрәшергә этәргеч булды. Келәмгә чыгып, яңа җиңүләр яулап, шуны раслый алганыма сөенәм.
Мин бил алышкан елларда көрәштә зур үзгәрешләр булды. Шартлар яхшырды — Марат Готыф улы милли спорт төре өчен бик күп тырышты. Җитәкчеләр алмашынды, мәрхүм Наил Хөснуллович, Мәгазь абыйлар белән эшләргә насыйп булды. Кагыйдәләр үзгәрде: хәзер егетләр аркасына ятмый башлады, көрәшнең тизлеге артты. Татарстанда милли көрәш профессиональ спорт төренә әверелде. Әмма кайчан да булса, японнардагы сумо кебек, дәүләт дәрәҗәсендә игътибар бирелә торган төргә әверелер дип хыялланам. Менә шул дәрәҗәгә күтәрелсәк, дөнья күләменә дә чыга алырбыз. Ә хөкемдарлардан көчсез көрәшчеләр генә зарлана. Атнасына бер күнегү белән келәмгә чыга да, үзен көчлегә санап, җиңүгә өметләнә. Элек, бәлки, мөмкин булгандыр ул, ә хәзер юк инде. Безнең хөкемдарларны көчсез димәс идем. Аларның эшен яхшырту өчен, федерациянең бүгенге башкарма директоры Равил Гарифуллович та күп эшли. Әлбәттә, камиллекнең чиге юк.
«Авыр булса да, тик тормыйбыз»
Әлмәт көрәшендә буыннар алмашу бара. Мәҗит Салихов җитәкчелек иткәндә, зур күтәрелеш булды. Хәзер бераз авыррак, әмма барыбер тик тормыйбыз. Яшь егетләр үсеп чыкты. Киләсе ярышларда, бәлки, беренче урыннар ала да алмабыз. Әмма ике елдан тагын көчле команда тупланыр дип өметләнәм. Теләгебез, хыялыбыз бар, димәк, нәтиҗәгә ирешәчәкбез. Үземнең дә шәхси планнар, фикерләр күп. Ә алар көрәш белән генә бәйле түгел. Әлбәттә, көрәштән бөтенләй китеп булмас, әмма үземне башка эштә дә күрсәтергә телим. Ник икәнен әйтми торам — анысын вакыт күрсәтер.
Нет комментариев