Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Белгеч: 1 апрельдән Россиядә 4 миллион кешенең пенсиясе арта

Социаль пенсияләрнең күләме арттырыла.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). 1 апрельдән Россиядә социаль пенсияләр һәм дәүләт тәэминаты буенча пенсияләрнең күләме 8,6 процентка арта. Үзгәреш илнең 4 миллион кешесенә кагыла.

Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары Елена Григорьевага шул хакта сөйләгән, дип яза «Прайм» агентлыгы.

Эксперт аңлатуынча, инвалид балаларга да социаль пенсия түләнә. Шулай ук кайбер гражданнар, мәсәлән, Бөек Ватан сугышы ветераннары һәм хәрби травмасы булган инвалидлар да берьюлы ике түләү ала.

Реклама

Григорьева мондый пенсияләрне индексацияләү 1 апрельдән даими рәвештә узуын искәртеп узды. Ул алдагы ел өчен яшәү минимумы артуны исәпкә алып башкарыла. Башта әлеге түләүләр 7,7 процентка индексацияләнер дип көтелсә дә, аннары Россия Президенты Владимир Путин кушуы буенча күрсәткеч 8,6 процентка кадәр арттырылды.

«Пенсия белән тәэмин итү системасының нәтиҗәлелеге — РФ Конституциясе белән беркетелгән дәүләтнең өстенлекле бурычы. Мондый нәтиҗәлелек пенсия белән тәэмин итүнең барлык төрләрен даими индексацияләү белән тормышка ашырыла», — дип билгеләп үтте  Россия Халыклар дуслыгы университетының икътисад факультеты деканы урынбасары. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев