Базар белән базар арасы
Газета укучылар хәтерли торгандыр: июль аенда "Ватаным"да "Икмәгең кыйммәтме, авыл?" дигән язма чыкты. Язма халыкта да, җитәкчеләрдә дә кызыксыну уятты, автор белән элемтәгә чыгучы җитәкчеләр дә булды. Без менә шундый реакциягә өметләнгән идек тә инде. Язманың газета төпләмәсе эчендә онытылып калуы бу очракта бик үк яхшы фал булмас иде. Икмәк...
Без күзәтергә мөмкин булган офык эчендә моңарчы бәяләрнең гел күтәрелеп кенә торуын һәм бу районнарда бәя төшүнең республикадагы уртача бәяләр үсеше фонында булуын без сөенечле һәм уңай күренеш буларак бәяләп үтәбез. Газета хәбәрчесе кибет-кә барып ипиләр үлчәтеп, бәяләрен исәпләтеп карап та ышанды: икмәк бәясе тормозга басып, аз гына артка чиккән. Автор белән сөйләшүчеләрне бер нәрсә кызыксындыра: бәяләр каян алынып, газета битләренә сикереп менәләр?
Татарстан Республикасының дәүләт алкоголь инспекциясе дигән оешма бар, социаль әһәмияткә ия булган товарларның бәясенә мониторингны шул үткәрә, без исә шуның рәсми мәгълүматларыннан гына файдаланабыз. Дәүләт алкоголь инспекциясе атна саен базарлардагы бәяне дә тикшереп, мәгълүмат игълан итеп тора. Бу өлкәдә хәбәрдарлык булуы бик яхшы, билгеле, ләкин урындагы хакимиятләр дә базар хәле белән кызыксынып, кирәк булганда аңа йогынты да ясасыннар иде, чөнки район белән район арасында бәяләрнең бермә-бер аермасы бик үк нормаль күренеш түгел. Кыйммәтчелектән интегүче районнар халкы кемнәр тарафыннан булса да якланырга тиештер бит инде. Базар ирекле булса да, алыпсатарлар бәйсезлеген башбаштаклык дәрәҗәсенә кадәр үк үстерергә ярамый.
Искә төшерик әле: 2013 елда йомырка "сикереше" һәм карабодай "биюе" башлангач, илдә нинди хәвефләнү пәйда булды? Бәяләрне йөгәнләү өчен хәтта прокуратураны дә җәлеп иттеләр. Карабодай бәясенең 45-70 сумга кадәр үсеше җәмгыятьтә шок китереп чыгарган ул чакта, без моны илдә бөек кризис өлгереп килүенең билгесе дип фаразладык. Аннан соңгы еллар тезмәсе безнең ул фаразның хак булуын исбатлады. Базар ул - кризисның төп көзгесе, шуңа күрә базар хәленә игътибарлы булу киләчәктә икътисад тәнендә сызлавыклар килеп чыкмавы һәм социаль тетрәнүләрдән имин булу өчен мөһим. Алкоголь инспекциясенең 2 августта базарларны тикшереп игълан иткән саннары исә базар белән базар арасының шактый ерак булуын, кайбер районнарда халыкның югары бәяләрдән аеруча нык интегүен сурәтли. Әйтик, туңдырылган балыкның бер килосы Әлки районы базарларында уртача 87 сумга тиң. Әгерҗе хакы исә 110 сумга җитә. Азнакай сатучылары аны 140 сумга сикерткәннәр. Апас һәм Сарман базарлары 160 сумда тоталар. Әлкилеләр көнбагыш маен да пүчтәк бәядән сату әмәлен тапканнар, бәясе литрга 52 сум 20 тиен. Кайбыч базарында бер шешә майны (аермасын сизәсезме?) уртача 99 сумнан биетәләр.
Тавык йомыркасы белән дә хәл шундыйрак. Әлки иң түбән бәяне үзенеке дип игълан итә: йомырканың анда дистәсе 35 сум гына бәяләнә. Әлмәттә бу диетик азыкны ике тапкыр югары сикертүдән бер дә курыкмыйлар: 70 сумнан җибәрәләр. Аның каравы Югары Ослан базарлары шикәр комын килосын 39 сумнан гына да сатып табыш ала беләләр. Нурлат һәм Балык Бистәсе районнарында да шикәр комы шул ук бәядән рәхәтләнеп табыш бирә. Ә менә Кукмара алыпсатарлары республиканың бөтен тәмле тамагы үзләрендә җыелган дип исәпли һәм шикәр комын килосын 65 сумнан сатып кинәнә. Бодай оны бәяләренең диапазоны да таң калырлык. Әлки районы базарында аның килосы 19 сум 30 тиеннән дә табышлы. Автор белеште: Ташкичү кибетендә бодай онының килосы 24 сум тора. Азнакай һәм Бөгелмә районы базарлары сатучыларының аппетиты исә онны 36 сумнан сатып та басылмый. Дүрт ел элек җәмгыятьне социаль тетрәнү чигенә китереп тери язган карабодай ярмасы бәясе исә Әлки районында 36 сум 80 тиен тора. Бу товар буенча Биектау базары беренчелекне тота: бер кило карабодай ярмасының бәясен 75 сумга кадәр күтәреп тәм таба. 2013 елда сату нокталарына рейдка чыккан прокуратура хезмәткәрләренә, йокыдан уянып, тагын бер тапкыр Биектау базарын йөреп чыгу кирәктер, күрәсең.
Ул чакта алыпсатарларга басым ясап булган икән, хәзер ник булмасын? Законнар шул уктыр бит? Ташкичү кибетләрендә карабодай бәясе исә болайрак: 750 граммы бер кибеттә - 49 сум, икенчесендә - 46 сум. Килога күчергәч, минем калькулятор беренчесендә - 65 сум 30 тиенне, икенчесендә 61 сум 33 тиенне күрсәтә. Дөге, вермишель, кара чәй һәм хәтта тоз бәяләренең диапазоннары да гаҗәпләнерлек. Бөтендөнья базарларының үзара нык якынайган чорында яшибез, бер ил бәясе белән икенче ил бәясе арасында аерма күп түгел хәзер. Пыяла муенса биреп кораб төяп товар алып китү заманнары ерак тарихта калды. Шул ук вакытта ызандаш районнарда базар белән базар арасының барып җитә алмаслык ерак булуы шаккаттыра.
Минем үземә, мәсәлән, Әтнә базары Арчаныкына караганда якынрак, әмма без инерция буенча Арчага йөрибез. Шул ук вакытта кайбер товарларны Әтнә сатучылары арзангарак озата. Дөрес, Арча базары отышлырак булган позицияләр дә байтак. Без тагын бер тапкыр җирле хакимиятләрне базар бәяләренә йогынты ясарга чакырыр идек. Эшмәкәрләргә йогынты ясауның законлы ысуллары бардыр дип уйлыйк. Мөмкин булганда үгетләп, үгет үтмәсә, көндәшләр тудырып яисә прокуратура басымын кулланып бәяләрне уртача бер яссылыкка күчерәсе иде, чөнки товарны бермә-бер арзан бәядән саткан базарларда да җитәрлек табыш алалар бит. Шәһәр халкын ярминкәләрдә арзанлы азык-төлек белән тәэмин итүгә зур игътибар биргән Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы да үзенең төп субъекты булган авыл халкын социаль яклауга әһәмият бирә башласын иде, дигән теләк тә белдерәбез. Итен-сөтен, ашлыгын арзанга озаткан авыл "алтын чыккан җирдә кыйммәт" дип кыйбатка алып ашаудан туктасын иде. Казан базарында 45 сум торган карабодайның Биектауда - 75, Арчада 72 сумнан сатылуы белән күңелнең бер дә килешәсе килми бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев