Баю түгел, очын-очка ялгарга да җитми...
Соңгы араларда шәхси хуҗалыкларда сыер асраучылардан сөт бәяләре төшү турында борчулы хәбәрләр килә. Кыска гына вакыт эчендә сөт бәясе кайбер авылларда тиеннәр белән чикләнеп калмыйча, берничә сумга түбән тәгәрәде. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтындагы рәсми саннар да шуны раслый. Гаиләдә төп кереме шәхси хуҗалыгыннан булганнарның хәле аеруча катлаулана....
Алексеевск районы авылларында да хәлләр шуңа таба бара. Шәхси хуҗалыклардан кабул ителгән сөтнең бәясе 1 килограмм өчен 3 сум 9 тиенгә кимегән. Кайберәүләр бу хәл киләчәктә дә дәвам итәргә мөмкин дип борчыла.
Дөрес, районнар арасында да төрлесе бар. Әйтик, Чирмешән районы башлыгы Фердинант Дәүләтшин үзенең эш көнен шәхси хуҗалыклардан сөт җыю турындагы мәгълүмат белән танышудан башлый, диләр. Район авылларында савым сыерларның баш саны артуы тикмәгә түгелдер шул инде. Бәяләргә килгәндә, Чирмешән районында шәхси хуҗалыклардан сөт кабул итү бәяләре чагыштырмача тотрыклы. Әлмәт районы авылларында да 20 сум 77 тиеннән исәп-хисап ясыйлар. Ә менә Кайбыч һәм Питрәч районнарында соңгы вакытларда сөт бәясе берничә сумга кимегән.
Ни хикмәттер, бәя үзгәртеп уйнау фермер һәм инвестор хуҗалыкларын да урап узмый. Арча районы "Тукай" хуҗалыгы бүген сөтне - 24 сум 89 тиеннән, Нурлат районы "Южный" һәм "Сөләйманов" фермер хуҗалыгы 23 сум 64 тиеннән тапшырганда, янәшә хуҗалыкларда бу күрсәткечнең берничә сумга азрак булуы да төрле сораулар тудыра.
Тагын да гаҗәбрәге: бер үк трейдер, ягъни сөтне күпләп кабул итүче арадашчы шундый ук продукция өчен төрле бәя куя. Әйтик, "Канталь" җәмгыяте Әтнә районы "Шахтер" хуҗалыгына 1 килограмм сөт өчен 20 сум 82 тиен түли. Ә Питрәч районы хуҗалыкларыннан кабул ителгән сөт хакы ни сәбәпледер берничә сумга түбән.
Республика буенча алганда, шәхси хуҗалыклардан җыелган сөткә иң түбән бәя түләүче булып Буа районы санала. Биредә ул 14-15 сумга калган. Кыска гына вакыт эчендә шәхси хуҗалыкларда сөт бәяләре 55 тиенгә түбән тәгәрәгән. Моның сәбәпләрен ачыклау өчен Буа районы авылларында булып, сөт җыючылар белән аралаштым.
Район авылларында бүген сөт җыючылар саны 30дан арта икән. Бер генә сөт җыючысы булмаган Лаеш яки Түбән Кама районнары белән чагыштырганда, шөкер итеп яшәрлек тә бит. Тик сөт бәяләре кими бару гына борчый.
Зур Боерган авылында туып үскән Мөнир ага Сәйфетдиновның шәхси хуҗалыклардан сөт җыя башлаганына 35 елдан артык вакыт узган. Җиденче дистәсен түгәрәкләп килсә дә, көн саен иртә таңнан кичкә кадәр шушы эштә. Карчыгы Гөлсинә апа әйтүенчә, Мөнир ага елына бер көн ял итә. Ул да булса, Яңа ел көнендә.
- Сыерлар сөтне көн саен бирә. Вакытында җыеп алып, сөт җыю пунктына илтеп тапшырмасаң, төрле хәл булырга мөмкин. Аеруча яз һәм җәй айларында, - ди тәҗрибәле сөт җыючы.
Бу еллар эчендә төрлесен күргән ул. Ат белән авылдан авылга йөрүләре җиңел булмагандыр. Дистәгә якын авылдан көн саен 3 тоннага якын сөт җыя Мөнир ага. Дәүләттән бернинди ярдәм алганы юк. Машинам бик искерде, ярдәм булса, техниканы яңарта алмаммы, дип тә өметләнә.
35 ел авыл җирлегендә сөт җыючы булып эшләгән кешене кайберәүләр череп баеган булырга тиеш дип уйлый. Юк шул. Мөнир ага кебекләре дә бар икән.
- Беркайчан артыгын алганым булмады. Чыгымнарны капларга җитсә, шуңа риза, - ди 67 яшьлек ил агасы.
Районның Тәүгелде авылыннан Илдус Заһидуллин, Яңа Тинчәледән Фәнис Азизов һәм башка сөт җыючылар әйтүенчә, сөт бәяләре кимүнең сәбәпләре арадашчылар һәм эшкәртүче предприятиеләргә бәйле. Кибет бәяләреннән чыгып фикер йөрткәндә, бүген җитештерүчедән кабул ителгән сөтнең 1 килограммы 25 сумнан ким булырга тиеш түгел.
Билгеле, Россиядә иң күп сөт җитештерүче Татарстанда бәяләрнең 4-5 сумга кимүе белән килешеп яшәп булмый. Бу гамәлнең арадашчылар һәм эшкәртүче предприятиеләрнең күбрәк табыш алу максатыннан чыгып эшләнүе бәхәссез. Шунысын да әйтү кирәктер: Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча авыл җирлекләрендә сөт бәяләренең нилектән шулай кискен үзгәрүе сәбәпләрен тикшерү бара. Нәтиҗәсе булмый калмас дип ышаныйк.
("Ватаным Татарстан", /№ 9, 20.01.2018/)
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев