Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Байлыкның чиге бармы?

Яңа уку елы башлануга мәктәп ти­рәсендә ыгы-зыгы арта. Россия Дәүләт Думасының Мәгариф һәм фән комитеты рәисе урынбасары Борис Чернышев укучыларга биш мең сумнан да кыйм­мәтлерәк кесә телефоныннан файдалануны тыярга тәкъдим иткән әнә.

Сәбәбен дә аңлаткан. Укучылар, дө­ресрәге, аларның гаджетларын “тигез­ләргә” кирәк, дигән фикердә депутат. “Бөтен әти-әниләр дә баласына 10-20 мең сумлык смартфон алып бирә алмый. Шуңа күрә аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче малай-кызлар кәттәрәк иптәшләре янында үзләрен кимсе­телгән итеп хис итә”, – дип белдергән Борис Чернышев. Шуңа күрә әлеге төр җиһазның бәясен чикләргә тәкъдим иткән дә инде. “Мәктәп укучыларына иң яхшысы – “төймәле” кесә телефоннары. Болай булса, балалар гаджетлары түгел, ә белемнәре белән мактана башлар, бәлки”, – дигән депутат. Әти-әни белән элемтәдә тору өчен, иң гади җиһаз да бик җиткән, дип тә өстәгән ул.

 
Сүз юктан сүз булсын, исәнме, кодагый дигәндәй, мәктәптә кесә телефоныннан файдалануга бәйле фикер-тәкъдимнәр бер бездә генә түгел, чит илләрдә дә еш ишетелә. Шушы арада гына Франциядә уку йортында гаджетларга, гомумән, чик куйган канун үз көченә керде. Күптән түгел узган оч­рашуларның берсендә илнең мәгърифәт министры Ольга Васильева, Россиядә дә катгый тыю кертергә кирәк, дип белдерде. “Мәктәптә уен уйнап утырырга түгел, ә укырга кирәк”, – диде ул. Әлеге сүзләрдә дөреслек тә бардыр, бәлки. Тик бүген кесә телефоны өйдә онытылып калса, дөнья агышы туктаган кебек тоелган заманда яшибез бит. Смартфон бала белән элемтәдә тору өчен дә кирәк. Мәктәпкә килүгә, укытучы гаджетларны җыеп алсын, дип тәкъдим итүчеләр дә бар анысы. Тик мөгаллимнәр балаларга белем бирү урынына, кесә телефоннарын сак­лап утырырга тиеш булып чыга тү­гелме? Болай да укучыларга вакытлары җитми аларның.
 
“Төймәле” кесә телефоны өләшеп кенә социаль тигезсезлектән котылып булмаячагы көн кебек ачык. Баласын мәктәпкә Казанда ике-өч бүлмәле фатир бәясе кадәр торган машинада йөртүче әти-әнине күз карасы кебек кадерле баласына “төймәле” кесә телефоны сатып алырга мәҗбүр итеп кара әле син! Кемнең кемдә эше бар?
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

Фото: https://pixabay.com/photo-2853396/

---
Ватаным Татарстан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев