Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Башта язалар, үзләре соңрак шул ук ирне кызгана башлыйлар

Ир белән хатын аерылыша да, икесе ике якка китеп бара. Андыйларга бала хакы, сабыйга әти-әни, гаилә җылысы кирәклеге хакында сүз сөйләп торуның мәгънәсе юк. Ә менә ашатырга ризык, кияргә кием кирәк була башлагач, акча мәсьәләсе килеп туа. Ир кеше алимент түләми, ә ике җирдә эшләп тә акча җиткерә алмаучы хатын-кыз суд приставлары юлын таптый башлый.

Бурычлы әти машинасыз кала

Бүген республикада али­мент түләмәү буенча тоткарлык 3 миллиард 158 миллион сум тәшкил итә. 20 мең 635 татарстанлының алимент буенча бурычлары бар, шуларга карата 22 мең эш ачылган. Ел башында Татарстан буенча Cуд прис­тавлары федераль хезмәте идарәсенә 27 мең 400 эш каралуга кертелгән булган. Дүрт ай эчендә  суд прис­тавлары тарафыннан 84 миллион 356 мең  сумлык бурыч кире кайтарылган.


Алимент хисабына ире­нең машинасын дәгъвалап йөрүче Светлана да моны чарасызлыктан эшләгәнен әй­тә. “Аерылышканыбызга – 4 ел ярым. Улыбызга – 15 яшь. Алимент түләмәде. Ике-өч тапкыр 3әр мең сум бирде дә, шуның белән шул. Үзе улы белән аралаша, малай да әтисенә тартыла. Аның икенче гаиләсе бар, ул хатыны белән дә аерылышырга җыена дип ишеттем. Анда баласы юк.  Тормышны үзем генә тартып алып барырмын дигән идем. Фатирны ипотекага алдым, аны түлисем бар. Акча җиткерә алмый башладым. Өстәвенә ике эштә эшлим бит. Мондый адымга барырмын дип һич кенә дә уйламадым”, – дип сөйли ул. 240 мең сум бурычы бул­ган элеккеге иренең машинасын түләүле парковкадан алырга эвакуатор кил­гәч тә, икеләнеп калды әле хатын. Әмма Казан шәһәре­нең Яңа Савин районының суд прис­тавлары моны гадәти хәл­гә санады. “Алиментны вакытында түлә­мәү­челәргә карата карарны әзерләгән­че, хатыннар без­нең ишек яңакларын шомартып бе­терәләр, үзләре соңрак шул ук ирне кызгана башлыйлар. Барысы да закон ни­гезендә эшләнә, бу хакта ир кеше үзе дә хәбәрдар. Светлананың ире дә кичә суд приставлары янына килде. Алимент түләмәгәч, аның милкендә булган әй­берләр тартып алына. Бу очракта аның машинасына арест салынды. Суд карары нигезендә ул бу автомобиль белән йөри дә алмый инде. Бүгеннән соң аңа ун көн вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә бурычын түлә­мәсә, тартып алынган машинага бәя бирүчеләр тарафыннан бәя куелып сатыла. Әлеге сумма дәгъва бел­дерүчегә  бирелә”, – дип сөйли суд приставы Юлия Киряхина.

Телевизор гына коткармый

Суд приставлары алиментларын вакытында тү­лә­мә­гән гаиләләр белән шактый күп аралаша. Ир белән хатынны сөйләшү­ләр­гә чакыралар. Белгеч­ләр әйтүенчә, кайчак алар психолог ролен дә башкара. Ике арада бала калганын аңлату өчен, шактый күп эшләргә туры килә. Алимент акчасының хатынга түгел, ә балага кирәклеген төшендерү кайчак баш бә­ласенә әйләнә икән. Бүген бала үскән гаиләдә күпме акча тотылганын аңлату кирәкмәс. Суд приставлары янына Алинаның да беренче генә баруы түгел. Ике яшь тә алты айлык кызының әтисе дә балага акча тү­ләмәскә җыена. Алимент суммасы инде 182 меңнән артып киткән. “Башта алиментка бирмәгән идем. Аз-азлап акча биреп торды, соңыннан бирми башлады. Үз әнием, алиментка бирсәң генә булышам, диде. Шушы вакыт эчендә белгечлегем буенча укып бетердем. Ә баланы ашатырга кирәк, киемен дә аласы бар”, – дип сөйли яшь әни. Ирнең икенче гаиләсе бар, анда да кыз бала үсә. “Ничек түлим, бу фатир минеке түгел. Миңа кредит бирмиләр, бернинди милкем юк”, – дип акланырга тырышты ир. “Бездә дә бала бар, мин декретта утырам. Әле генә баланы дәваладык”, – дип сүзгә кушылды ирнең яңа хатыны. Алимент түләмәүче ир яшә­гән фатирдан суд приставлары телевизор, музыкаль үзәкне алып чыгып китте. Микродулкынлы мич­не дә алырга була, әмма бу гаи­ләдә бала барлыгын искә алды алар. Шул ук вакытта ун көн эчендә ир-ат бу телевизорны да кире кайтарып ала ала. Моның өчен әлеге милекнең аныкы булмавын раслаучы документлар ки­рәк булачак. Суд приставлары андый очракта ирнеке булган милекне барлауга керешәчәк.


Искә төшерәбез: бурычлы әти-әниләргә, акчаларын вакытында түләсеннәр өчен, закон тарафыннан чикләү­ләр кертелде. Бу – Россиядән чыгып китү хокукын чикләү, шәхси милеккә арест салу, бурычлының банктагы яки башка кредит оешмаларындагы табышыннан акчасын алып калу, шулай ук күчем­сез яки күчемсез булмаган милекне теркәүне тыю турында. Алимент түләү буенча бурычы булганнарны административ җавап­лылык­ка тартып, 15 тәүлеккә утыртып куярга мөмкиннәр. Шулай ук мәҗ­бүри төзәтү эш­ләрен бил­геләп, бер елга  җинаять җаваплылыгына тарту яки өч айга кулга алу ихтималы бар. Моннан тыш алар бе­лән бурычны түләү буенча әңгәмәләр үткәре­ләчәк.


Алимент түләү вакыты балигълык яше чыкканчыга кадәр дип билгеләнә. Бел­гечләр бүген баласына 18 яше тулып та, 1027 эш буенча бурычлы әти-әниләргә акча түләтелүен, бер үк  вакытта тагын 199 шундый  эш теркәлүен әйтә. Гомумән, Татарстанда балаларына тү­ләмәгән яисә эшкә яраксыз әти-әниләренә ярдәм күр­сәтмәгән өчен 406 җи­наять эше ачылган.

 

Чыганак һәм фото: (“Ватаным Татарстан”,   /№ 78, 05.06.2018/)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев