Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Башланды: Татарстан районнарын язгы ташу баса (ФОТО, ВИДЕО)

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсенә язгы ташу төшкән. Бистәнең Мирный урамында яшәүчеләргә табигать бәла-казасы аеруча да зыян салган. Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Апаста яшәүче Әнисә Салаватуллина хәбәр итте. "Төп нигезебезгә су төшкән. Ярый әле әни үзе өйдә юк, мәхшәр монда, - диде Әнисә Салаватуллина. - Ташу ел саен керә...

Апас районының шәһәр тибындагы Апас бистәсенә язгы ташу төшкән. Бистәнең Мирный урамында яшәүчеләргә табигать бәла-казасы аеруча да зыян салган.

Бу хакта "Татар-информ" хәбәрчесенә Апаста яшәүче Әнисә Салаватуллина хәбәр итте.
"Төп нигезебезгә су төшкән. Ярый әле әни үзе өйдә юк, мәхшәр монда, - диде Әнисә Салаватуллина. - Ташу ел саен керә безгә. Әнинең өе урамның аскырак өлешендә урнашкан. Калган йортлар өстәрәк. Төшкә кадәр энем барып килгән, барысы да әйбәт, су үз юлыннан ага иде, ди. Көндезге берләр тирәсендә барса, мәхшәр! Менә әле үзем дә шуннан кайттым. Сарай су астында. Базда бәрәңгеләр йөзеп йөри, мунча аркылы да су ага. Тавыклар кайдадыр - аларны күрмәдек тә әле. Әнинең көздән утырткан викторияләре, бакчага салган тиресләре барысы да агып киткән. Әле ярый үзе күрми, иртәгә төнгә генә кайта. Аңа кадәр ничек тә рәткә китерергә иде дип торабыз", - диде кызы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Башланды: Татарстан районнарын язгы ташу баса (ФОТО, ВИДЕО)

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев