Игезәк кызлары туасын әйткәч, Казанда яшәүче Фирзия һәм Рамил Шаһитовлардан да бәхетле кеше булмый. Тик Фирзия йөклелек чорын авыр кичерә. Берни ашый алмый. Карынындагы сабыйларның үсмәгәнен күреп алган табиблар 7 айдан бәби таптыра.
– 2015 елның 14 декабрендә ике кызым дөньяга килде. Мәдинә 1 килограммнан артык, Мәликә 900 грамм гына иде. Аларны шундук Республика балалар хастаханәсенең реанимация бүлегенә күчерделәр. Башка әниләр кебек, сабыйларымны кулыма алып сөя дә алмадым, – дип искә ала Фирзия.
Шаһитовлар гаиләсе көн саен хастаханә юлын таптый башлый. Нәни кызларның икесен дә кислород аппаратына тоташтыралар. Мәдинәне 1 яшь тулып киткәч кенә өйгә алып чыгалар. Бала махсус аппарат аша сулый. Аннары өй һавасына да ияләшә. Әнисе аны тернәкләндерү үзәкләренә йөртә. Кызга массаж да ясаталар, ЛФК курслары да үткәрәләр.
– Кая гына йөрсәк тә, кызымның хәлләре мактанырлык түгел. Дүрт яшенә нибары 6-7 сүз белә. Нигәдер күзләре начар күрә башлады. Табиблар, тугач та кислородка тоташтырган сабыйлар шулай була, ди. Шушы көннәрдә башын тикшертәчәкбез. Тагын ни диярләр инде, – дип борчыла Фирзия.
Ә менә Мәликә инде дүртенче елын хастаханәдә дәвалана.
– Быел февраль аенда, Аллага тапшырып, Мәликәне дә өйгә алып чыккан идек. Тик бер атна да тора алмады, сулыш алуы авырлашты, хәле начарланды. Шуннан соң тизрәк табиблар чакыртып, яңадан хастаханәгә салдык, – дип сөйли Фирзия. – Кызымның янына һәр көнне барам. Аның тилмерүен күреп йөрәгем өзгәләнә. Зонд аша гына ашаталар. Үпкәләре бик начар эшли. Табиблар бер генә дә җылы сүз әйтми. Мәскәү профессоры да ярдәм итә алмаячагын, мондый хәлдәге баланы беренче тапкыр күрүен әйтте. Әмма, бераз булса да, күңелдә өмет уятты. Мәликәнеке кебек авыруларны дәвалый торган клиника табып булмасмы, дип чит илдәге хезмәттәшләре белән сөйләшергә вәгъдә бирде. Кызыма үпкә күчереп утыртырга мөмкиннәр. Аннан соң донор йөрәге дә кирәк булачак.
Берьюлы ике авыру бала өчен җаны телгәләнгән әти-әнигә тормыш алып бару җиңел түгел.
– Үз әти-әнием моннан алты ел элек бакыйлыкка күчте. Ирем ягы таянычым да, терәгем дә булды. Бергә яшибез. Алар булмаса, нишләр идек. – ди Фирзия. – Социаль челтәрләрдә халыкка үтенечемне җиткереп хат язган идем. Шөкер, ярдәм итүчеләр бар. Туганнарыбыз, дусларыбыз, бергә эшләгән хезмәттәшләребез ярдәм итеп тора. Аларга чиксез рәхмәтлебез. Әмма дәвалану өчен акча күп кирәк. Шуңа да мәрхәмәтле кешеләрдән ярдәм сорарга булдык.
Булышырга теләүчеләр өчен Шаһитова Фирзия Илдус кызы исемендәге Саклык банкы картасы номеры: 4276620044942880
Төп фото: пиксабай
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Нет комментариев