Барыгызны да эшмәкәрләр көне белән котлыйбыз!
Сезнең һәр проектыгыз шатлык һәм табыш китерсен! Идеяләр җиңел тусын, эшләр уңышлы барсын, клиентлар канәгать калсын, ә көндәшләр — ерак артта калсын.
Илһам, энергия, үз-үзеңә һәм командага ышаныч, яңа мөмкинлекләр һәм кыю карарлар телибез. Бар нәрсәдә дә беренче булыгыз - стартапны эшләтеп җибәрүдән алып бизнесның югары нокталарын яулауга кадәр!
Уңышлар Сезгә, эшегезнең чәчәк атуы һәм эшкуарлык йолдызыгыз якты һәм озак балкысын!
Фотолар "Саба дулкыннары" ТРКсенең ВКонтакте социаль челтәреннән алынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев