3 миллиард 145 миллион сум! Татарстанда алимент түләмәүчеләрнең әнә шулкадәр бурычы җыелган. Бурычлылар исемлегендә республикада яшәүче 20 меңгә якын кеше исәпләнә. Алга таба җавапсыз әти-әниләргә каршы көрәшкә дин әһелләрен дә җәлеп итмәкчеләр. Бурыч йөге урыныннан кузгалырмы?
Татарстан Хөкүмәт йортында узган брифингта алимент түләмәүчеләргә йогынты ясауның өстәмә чаралары турында сөйләделәр. Билгеле булганча, узган атнада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов әлеге вәзгыятьне кискен тәнкыйтьләде һәм бурычларны кайтару эшен көчәйтергә кушты. “Әлеге мәсьәлә республика башлыгының шәхси контролендә тора”, – дип белдерде Казан Кремленең рәсми вәкиле Лилия Галимова. Президентны эш барышы белән атна саен таныштырып торачаклар.
Татарстанда алимент түләмәүчеләрнең бурычы өч миллиард сумнан да артып киткән. Иң аянычлысы шул: әҗәт күләме соңгы өч-дүрт елдан бирле кимеми. Татарстанда яшәүче 20 меңгә якын кешенең алимент түләү буенча бурычы бар. Шуңа күрә республика башлыгының әлеге мәсьәләгә аерым игътибар итүе гаҗәп түгел. Сүз меңләгән бала язмышы турында бара бит. Тик алимент түләүдән качып йөрүчеләрнең генә монда эше юк, ахры. “Ел башыннан бирле Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсендә алимент түләттерү буенча 30 мең башкарма эш теркәлгән. Шуның 8 меңгә якыны тәмамланган. Барлыгы 415 миллион сумлык әҗәт кайтарылган”, – дип сөйләде Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстандагы идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Игорь Безуевский.
Бурычлылар арасында 30–42 яшьтәге ир-атлар күбрәк. Республикада шундый 11 меңнән артык алимент түләмәүче исәпләнә. Аларның яртысының рәсми эш урыны бар. Ана сөте белән кермәгән тана сөте белән кермәс, ди халык.
Җавапсыз әтиләр арасында 66 яшьтән өлкәнрәк ирләр дә очрый хәтта. Бүген республикада шундый 13 кеше исәптә тора. Ни кызганыч: баласын санга сукмаучылар арасында хатын-кызлар да җитәрлек. Татарстанда 2 мең 500гә якын ананың алимент буенча бурычы бар. “Мондый хатын-кызларның өчтән бере генә эшли. Кагыйдә буларак, алар тәртипсез тормыш алып бара һәм ата-ана хокукыннан мәхрүм ителгән. Балалары каршында әҗәтле хатын-кызлар, нигездә, 30–42 яшьтә”, – ди Игорь Безуевский.
“Ни өчен алимент түләмисез?” – дигән сорауга бурычлыларның күбесе: “Артык керемем юк, эшләгән акчам үземә генә җитә”, – дип җавап бирә икән. “Югыйсә кыйммәтле машинада йөриләр. Тик транспорт чарасы чит кешегә теркәлгән”, – ди Игорь Безуевский. Фикерен дәвам иттереп: “Бу хакта артык сүз куерту артык. Түләмиләр икән, димәк, ир белән хатын үзара килешә алмаган, бөтен кыенлык та шунда”, – диде. Ахыр чиктә исә бала азап чигә.
Бүген алимент түләмәүчеләргә каршы көрәштә җавапсыз әти-әниләрнең милкен, хезмәт хакын тартып алу, күчемсез һәм күчмә милекне теркәүне тыю кебек чаралар кулланыла. Арада иң үтемлесе – чит илгә чыгу хокукыннан һәм машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итү. Быелның беренче яртысында алимент түләү буенча бурычы җыелган 13 мең кешене ил чигеннән кире борганнар инде. Сүз 10 мең сум һәм аннан да күбрәк әҗәте җыелганнар турында бара. Ел башыннан бирле 2 мең 800 кеше машина йөртү таныклыгыннан коры калган.
Игорь Безуевский әйтүенчә, алимент буенча бурычлыларны эзләп табу да шактый катлаулы. Шуңа күрә барлык дәүләт органнары һәм оешмалар бер йодрык булып эшләргә тиеш, дигән фикер белдерде ул. Ничек итепме? Мәсәлән, эш бирүче яңа хезмәткәрне рәсмиләштергәндә аның бурычлары турында да белешүне шарт итеп куймакчылар. “Без алимент түләмәүчеләрнең эш урыны турында Пенсия фонды аша гына белә алабыз. Эш бирүчеләр исә теге яки бу кешенең бурычы булу-булмау турында рәсми сайтка кереп карый ала. Бөтен мәгълүмат ачык”, – ди Игорь Безуевский.
Алимент түләүдән качып йөрүченең кайдалыгын ачыклау өчен, аның хастаханә, поликлиникага мөрәҗәгать итүе турында мәгълүматны да белешә башламакчылар. Бу хакта суд приставларына медицина учреждениесе вәкилләре хәбәр итеп торырга мөмкин, диләр. Дөрес, моның өчен иң башта гамәлдәге канунга үзгәрешләр кертергә туры киләчәк. “Табиб сере” дигән төшенчә бар бит.
Дин әһелләренә дә эш артмагае. Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина гыйбадәтханәләрдә алиментны вакытында түләү юнәлешендә эш алып барырга киңәш итте. “Мәчетләрдә җомга намазлары вакытында яки чиркәүләрдә дин әһелләре бу хакта искәртеп торса, файдасы һичшиксез булачак”, – ди ул. Гүзәл Удачина әйтүенчә, алимент түләүгә бәйле сораулар вәкаләтле вәкилгә килеп ирешкән мөрәҗәгатьләр арасында дүртенче урында тора. “Әлеге өлкәдә вәзгыять бик катлаулы. Чөнки җавапсыз әти-әниләр аркасында ничәмә-ничә бала иза чигә.
Ун елдан артык газизенә бер тиен акча түләмәүчеләрдән зарланучылар бар. Кайберәүләрнең әҗәте 800 мең сумнан да артып киткән”, – ди вәкаләтле вәкил. Югыйсә хайваннар да үз баласын кадерли, дип тә өстәде.
(“Ватаным Татарстан”, /№ 108, 01.08.2018/)
Безнең Вконтаке челтәренә языл!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз
Нет комментариев