Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Балык Бистәсе районында җил түбәләрне алып ташлаган, Теләчедә-биналарны җимергән [фото, видео]

Балык Бистзсенең Урахча авылында бернчә бина һәм төзелеш обьектының өлешчә түбәләрен алып ташлаган. Бу хакта Татарстан буенча Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Түбәләргә зыян якынча 450 квадрат метр мәйданда салынган. Мәктәп бинасы, авыл мәдәният йорты һәм ике шәхси кибет өлешчә түбәләрсез калган. Башка обьектларга зыян салынмаган. Җәрәхәтләр алучылар юк.



112 бердәм экстрен хезмәтенә Балык Бистәсеннән хәбәр кичә көндез килеп ирешкән. Урында зыянны бәяләү һәм төзекләндерү эшләрен планлаштыру буенча район администрациясенең комиссиясе эшли, дип яза «Татар-информ».

Ә Теләче районының Зур Мишә авылында көчле җил мәчет манарасын җимергән. Боз бәрәңге сабакларына зыян салган, дип хәбәр ителә социаль челтәрләрдә. Авыл халкы көчле җил китергән зыянны видеога төшереп, социаль челтәрләрдә урнаштырган.

---
Матбугат.ру

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев