Балтачта могҗиза: бәрәңгеләр җирдә генә түгел, тимер арасында да шәп үсә [+фото]
Быел табигать могҗизаларга бик бай булды. Ул булмасын һава шартлары, табигать җимешләре - һәрберсе үзенчә шаккатырды.
Бәрәңге алган чакта үзебез дә бик кәмит бер бәрәңгегә юлыккан идек. Спераль рәвешендә чорналган алюмин чыбыкка кереп үскән бәрәңгене күреп һәммәбез дә гаҗәпләнгән идек.
Беркөнне редакциябезгә Балтачта яшәүче Фаил Габдрахманов керде. Ул исә тимер арасына кереп үскән бәрәңге алып килде. «Могҗиза дими, ни дисең, карагыз әле, бәрәңге тимер арасына кереп үскән бит», ди Фаил абый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев