Балтач районында куркыныч юл Һәлакәте булган (фото-видео)
Соңгы мәгълүматлар буенча, Балтачтагы сөт-май комбинаты янында шушы көннәрдә булган юл-транспорт һәлакәте вакытында рульдә Марий-Эл республикасы шоферы булган. Аның янында барган пассажирны ашыгыч ярдәм хезмәте алып киткән.
Машина йөртүчесе дә исән-сау. Һәлакәт ни сәбәпле килеп чыкканы билгеле түгел. Шаһитлар сүзләренчә, машина кинәт кенә юл читенә төшеп киткән, дип яза район сайты.
Нәтиҗәдә, сөт-май комбинаты парковкасындагы машиналар да зыян күргән. Хәзерге вакытта һәлакәтнең сәбәбе ачыклана. Бу һәлакәттә исән калу могҗизага тиң! Юлларда исән-сау йөрик!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев