Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Балтач һәм Кукмара кызлары Теләчене “алтын”сыз калдырган

"Теләче" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе балалар сәламәтләндерү үзәге һәм "Олимп" яшьләр үзәге белән берлектә кичә Теләче районының "Батыр" спорткомплексында 2004-2006 елларда туган егетләр-кызлар арасында кул көрәше буенча район беренчелеге узган.

Теләче районында соңгы елларда кул көрәше белән шөгыльләнүче үсмерләр саны сизелерлек арткан. Монда спорт мәктәбендә тренер булып эшләүче тренер Айрат Кыямов һәм иганәчелек ярдәме күрсәтүче якташ эшмәкәрләре Хәким Хадиуллинның өлеше зур, дип сөйлиләр. Кичәге ярыш нәкъ менә әлеге эшмәкәр призына уздырылган.

Ярышта барлыгы Теләче районының 12 мәктәбе һәм Кукмара, Балтач районнарыннан 142 укучы катнашкан.

Күрше районнардан каты куллы үсмерләр килү турнирны мавыктыргычрак иткән. Егетләр арасында, мәсәлән, бер генә "алтын"ны читкә җибәрсәләр, кызлардан Теләче спортчылары бер генә чемпион исеменә лаек булган - алтын медальләр Балтач белән Кукмарга киткән.

Теләчедә чемпион калган каты куллы малайлар - Сергей Митрофанов (Теләче, Шармыш), Рафил Мөхәммәтшин (Теләче, Баландыш), Рәсүл Гаязетдинов (Теләче, Югары Кибәхуҗа), Алмаз Мәхмүтов (Теләче, Сауш), Ильяс Мөхәммәтшин (Кукмара), Динар Фатихов (Теләче, Үзәк), Вадим Арсентьев (Теләче, Шармыш), Илназ Галимов (Теләче, Югары Кибәхуҗа; кызлар - Ландыш Әскәрова (Балтач), Ләйсән Әскәрова (Балтач), Диана Әминова (Кукмара), Әдилә Закирова (Кукмара), Диана Гайнанова (Кукмара), Алсинә Садыйкова (Балтач), Гүзәл Сафина (Теләче, Олы Нырсы).

Турнирның җиңүчеләренә диплом, медаль һәм акчалата бүләк, ә жиңүче команда - Үзәк урта мәктәбенә кубок тапшырылган.

Фотолар tulachi.tatarstan.ru сайтыннан алынды

http://sabantuytatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев