Шәмәрдән мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Тулган ай» фольклор коллективы, урман аланында «Балкыш» социаль-тернәкләндерү үзәгендә ял итүчеләр өчен «Ә җырларым һаман яшь килеш» дигән хәйрия концерты үткәрде
Чара башында татар халкының гореф-гадәтләре һәм йолалары тарихы белән таныштырдылар.
«Наза» «Биш парлы», «Йөзек салыш», «Гөлбану», «Түгәрәк уен», «Капкалы» һәм башка бик күп уеннар тәкъдим ителде. Уеннар матур җырлар һәм гармун астында биюләр белән үрелеп барды.
Кичә җылы мөхиттә узды. Ял итүчеләр барысы да актив катнашты.
Саба районы рәсми сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев